Кая күзең салма — ак дала,
Өметеңне өз син, ак бала...
Кыш. Дала. Кай якка карама, күз
күреме җирдә чиста ап-ак кардан башка берни дә юк. һава шундый тын. Коры
салкын. Аяз. Зәңгәр күк бишектә яткан сабыйның гөнаһсыз күзе кебек чиста. Күктә
балкыган алтын кояшның җылы нурлары салкын һава катламы аша үтеп керә алмый.
Миллионлаган чакрым араларны үтеп тә эсселеген югалтмаган нурларның соңгы
җылысы, күз явын алырлык ак карда чагылып, соңгы сулыш кебек эзсез юкка чыга.
Дала өстен каплап алган бу ак кар юрганы якты кояш нурлары астында асыл ташлар
чәчелгән әкият дөньясын хәтерләтә. Кар кристаллары, кояш нурларында чагылып,
кыйммәтле ташлар кебек ялт-йолт киләләр. Бар тирәлектә сихри, кырыс кышкы
матурлык. Бернинди хәрәкәт юк. Хәтта шаян җил дә, уйнап селкетерлек,
чайкалдырырлык бернәрсә дә тапмаганлыктан, үзенең күренмәс канатларын җыеп,
каядыр поскан. Гүя кемдер җемелдәгән ак палас өстенә үтә күренмәле зәңгәр япма
тарткан да, аның уртасына нурлы алтын түгәрәк беркетеп, беркем дә булдыра
алмаслык гаҗәеп матур, гүзәл декорация ясаган. Мондагы тынлыкны беркем дә
мәңге боза алмас шикелле. Нинди дә булса хәрәкәтнең дә монда булуы мөмкин түгел
кебек тоела.
Чү!.. Нәрсә бу?! Әле генә тирә-якта күзгә чалынырдай
берни дә юк иде бит. Булырга да тиеш түгел. Чөнки якын тирәдә, ерак чакрымнарда
җан иясе түгел, гарип кәрлә куакчык та юк. Бәлки, күзгә күренә торгандыр?!
Үзенә күрә ниндидер бер мираж? Үле нокта? Еракта, бик еракта ниндидер ялгыз бер
кечкенә кара нокта күренә.
Вакыт үтә. Бер сәгать, ике сәгать, өч... Шушы шактый
озын булып тоелган вакыт кисәге эчендә әлеге нокта бары сизелер-си-зелмәс кенә
зурайган кебек. Димәк, бу ниндидер бер җан иясе булырга тиеш. Кайсы мескен
җәнлекне аның сукыр язмышы бу үле дала уртасына китереп ташларга мөмкин соң?
Монда бит бернинди азык та табып булмый. Биредә ерткыч җәнлекне генә түгел,
карны актарып үлән белән туена ала торганын да, һичшиксез, ач үлем көтә. Үлем.
Дөньяда иң куркыныч булган ач үлем...
Менә һәркемгә, һәрнәрсәгә үзенең ягымлы нурларын тигез
итеп бүлүче газиз кояш та кышкы траекториясенең иң югары ноктасына менеп
җитте. Аның хәрәкәте күзгә чалынмаса да, алтын тәлинкә, ерактагы кара нокта
кебек үк, күз сизә алмаслык тизлек белән урынын алмаштыра. Сәгатьләр үтүгә, ул
инде икенче урында. Шушы вакыт арасында кара нокта да шактый якынайды. Юк, бу
инде хәзер билгесез бер кара нокта түгел. Моның ниндидер бер тере җан иясе
булуы хәзер шиксез. Тик ни өчендер аның иңе дә, буе да бер. Ул үзе бик-бик
әкрен хәрәкәт итә. Бары яралы яки чиктән тыш хәлсезләнгән җәнлек кенә шулай
хәрәкәтләнергә мөмкин. Чөнки яшәү көче аны соңгы чиккә кадәр көрәшергә боера.
Тик яшәүгә омтылыш көче генә мондый могҗизаны эшли ала. Бары ул гына.
Вакыт үтүгә, алтын шар әкрен генә
аска таба тәгәри. Билгесез җан иясе дә ниндидер бер механизм кебек, гүя
ару-талуны белмичә, туктаусыз хәрәкәт итә. Әйтерсең лә аны борып куйганнар да
шуңа күрә ул борылганы беткәнче хәрәкәт итәргә мәҗбүр. Дөресрәге, бу җан иясе
ничек тә үзен коткаручы диңгез ярына барып җитәргә тырышкан һәм әле генә
йомырканы тишеп чыккан бала ташбаканы хәтерләтә. Ул да бит йомыркадан чыгуга,
аны мең төрле куркынычлы дошман көтеп торуына карамастан, бернигә карамыйча,
ничек тә диңгезгә ерып чыгарга тырыша. Анда яшәү! Анда ул үз стихиясендә. Бу
көмеш берлек зурлыгындагы нәни диңгез ташбакачыгының хәлсез аяклары кайнар
комны бертуктаусыз артка таба этә. һәр метр араны үтү өчен аңа сәгатьләр буе
хәрәкәт итәргә кирәк. Ләкин ул, бернигә карамыйча, һаман алга, диңгезгә таба
омтыла. Чөнки аңа башка чара юк. Анарның бик күбесе ерткыч кошларның
томшыгында үзенә үлем та-,ба. Еланнар, башка шуышучы һәм сөйрәлүчеләр дә алар
белән сыйланырга каршы түгел. Бу тәмле, нәфис азыктан төрле ерткычлар һәм
җәнлекләр дә баш тартмыйлар. Бу көн алар өчен зур мәҗлес. Шундый ярдәмсез,
хәлсез ташбакачыклар гомерләрен саклап калу өчен туктаусыз алга таба
хәрәкәтләнүдән башка берни дә. эшли алмыйлар. Берәр төрле каршылык күрсәтү
түгел, хәтта аз гына кызурак хәрәкәт итү дә хәлләреннән килми шул. Менә шуңа
күрә дә аларның тик меңнән бере генә үзен коткаручы диңгез дулкыннарына чума
ала. Бары меңнән бер мөмкинлек. Тик барысы да соңгы мизгелгә кадәр диңгезгә
омтыла... Ә бу җан иясе нәрсәгә өметләнергә мөмкин соң?! Монда бит бөтенләй
бер ышаныч та юк. Юк!..
Чү! Билгесез нәрсә инде якынайган.
Бик якынайган. Бу инде нәрсә дә түгел, җәнлек тә түгел. Бу — ике кеше. Аларның
берсе уң кулы белән икенчесенең биленнән алган, анысы исә сул кулы белән аның
иңсәсенә тотынган, бик әкрен һәм зур авырлык белән атлыйлар. Кар артык тирән
булмаса да, аны ерып бару бу чиктән тыш хәлдән тайган кешеләрнең соңгы көчләрен
ала. Кыяфәтләреннән үк аларның соңгы чиккә җиткәнлекләре ачык күренеп тора.
Баш сөягенә ябышкан ач яңак тиреләрен инде күп көннәр буена кырылмаган
сакал-мыек баскан. Тик ниндидер сынмас-сыгыл-мас ихтыяр көче генә әле аларны
аяк өстендә басып торырга мәҗбүр иткәнлеген беренче караштан да күреп була.
Кемнәр, кая баралар, кая омтылалар, каян килеп чыкканнар соң алар монда? Бәлки,
нинди дә булса ярдәм көтәләрдер? Их син, өмет! Кешене соңгы минутына, соңгы
секундына кадәр ялгыз калдырмыйсың. Өметсез — шайтан, диләр бит. Юк сүздер,
булса ул да өметләнер иде. Ә ачлык...
Сезнең берәр вакыт бик күп көннәр буена тәндә тереклек тотар өчен генә
туенып торганыгыз бармы? Юк. Ашау дигән сүз бу очракта мыскыл итү, үртәү өчен
генә әйтелгән кебек. Бу ашау ачык ярага вакыт-вакыт бармак тидереп тору белән
бердер. Элек кайда икәнлеген дә белмәгән, уйламаган ашказаны хәзер инде, тәннең
иң мөһим әгъзасына әйләнгән кебек, үзен һәр минут, һәр секунд саен сиздереп
тора. Ул үзенә азык сорый, таләп итә, ялына, өзгәләнә, ачыргалана. Баш миен
тулысынча үзенә буйсындырырга омтыла. Әгәр дә кайдан булса да, ни бәрабәренә
булса да азык-төлек табарга мөмкинлек туса, кеше бу хәлендә ике уйлап тормас
иде. Ләкин ул юк. Бу очракта баштарак ашказаны басымы астында күз алдына
төрле-төрле ризыклар килә, ә соңгы чиккә җиткәндә инде иң тәмле ризык булып
алда кара икмәк тора. Авызны тутырып бер чәйнәү, тормышка ашмаслык хыялга
әйләнеп, баш миеннән китми. Чөнки ашказаны бунт күтәрә. Ул башка кайгыларны
белми дә, белергә дә теләми. Тәнгә хәрәкәт итү, яшәү мөмкинлеге бирү өчен аңа
азык кирәк. Ул тулган чуан кебек йөрәккә тия, үзәкне өзә. Азыкны күзаллаганда,
онытканда бер сирәк-мирәк йотылган төкерек һәм бугазның бу вакыттагы буш хәрәкәте
ашказанын тагын да ныграк үрти, интектерә. Аңа ияреп, бөтен тән, җан азык
сорый, ялына-ялвара, газаплана. Кеше онытылып кыска гына вакытка йоклап
киткәндә, иреннәрен чапылдата, авызы ирексездән үзеннән-үзе хәрәкәтләр ясый, ә
бугаз, бу саташуны хәрәкәтләргә ышанып, юк азыкны йота. Мондый хәлне үзең
кичерү түгел, күреп тору да авыр. Бик авыр.
Укучым, кем белә, бәлки, син бу минутта шушы юллар белән бердәнберең
тасвирланган халәткә якын хәлдәдер. Ышан, мин синең хәлеңне аңлыйм. Мин моны
үземнең ачы тәҗрибәм аша беләм. Бу халәттә мин бик күп көннәр үткәрдем.
Көннәр үтә. Азык бөтенләй бетә. Аннан тулысынча ач
көннәр китә. Бу бер яктан үзенә күрә ниндидер бер җиңеллек хисе дә китерә
сыман. Хәзер инде тагын бер генә чәйнәп йотарга иде дип уйламыйсың. Чөнки бер
йотым ризык та юк. Бары тәндәге су гына җанны озаграк яшәтергә ярдәм итә. Бу
вакытта төрле-төрле тәмле ризыклар турында да уйлау юк. Күз алдыңда, истә гел
икмәк кисәге тора. Ул, кибән зурлыгында булса да, аз булыр сыман тоела. Их!
Тагын бер генә авызны тутырып чәйнәргә... Ләкин ул икмәк хыялда гына шул. Ә
тәнне, ашказанын коры хыял белән алдап та, тынычландырып та булмый. Тәнгә ияреп
җан, баш мие дә газаплана. Ми башка нәрсә турында уйлый алмый. Ашказаны
үзенеңгазапларын бар әгъзаларга тарата. Ул бунт күтәрә һәм беренче урынга
чыга. Бөтен тән гүя бер зур, буш, газаплы ашказа-нына әйләнә...
Чү! Без бөтенләй икенче бер юлдан кереп киттек түгелме
соң? Юк. Менә ул ике кеше безнең янда ук инде. Алар безне күрмиләр. Аларның
кыяфәтенә карарга да куркыныч. Болар — тере скелетлар. Яңак сөякләренә ябышкан
бит тиреләре ачлык һәм суыктан кара янган. Битләрен сакал-мыек баскан. Ниндидер
бер кырыс ут белән янган сагыш тулы күзләре генә аларны тере кеше дип исәпләргә
мөмкинлек бирә. Алар инде соңгы чиккә җиткән. Бу күзләргә гүя бөтен дөньяның
акылы җыелган. Алар үткән бәхетле көннәрне, үзләре иркәләгән нурлы күзләрне,
мәхәббәт тулы зәңгәр төннәрне хәтерлиләрдер сыман. Их! Кайда соң сез, бәхет читеннән
тулып ашкан минутлар?! Их, тагын бер генә тапкыр нурлы күзләреңә карарга, биш
бармак белән дулкынлы сары чәчләреңне тарарга. Их, кешеләрнең күзләре
һәрвакыт, һәрчак шулай акыллы булса иде. Бу күзләр хәзер бәхетнең, шатлыкның
бер генә нурын, бер генә чаткысын да югалтмаслар иде. Ләкин... Их!
Кешеләрнең берсенең кулында берничә коры чыбык-чабык
бар. Менә ул туктады һәм кулын иптәшенең биленнән алды. Тегесе, киселгән агач
кебек, шунда ук карга ауды. Беренчесе кулындагы чыбыкларны җиргә куйды да
иптәшенең капчыгыннан кружка алды һәм, буш капчыкны җәеп, иптәшен шуның өстенә
утырт-,ты. Үзенең капчыгыннан да ул кружка һәм чыбык-чабык кисәкләре чыгарды.
Ул чыбыкларны сындыргалап, аларның барысыннан йодрыктан чак кына зуррак өем
ясады һәм кесәсеннән шырпы кабы алды. Аның күзләре өметсез бер караш белән
ачык шырпы кабына текәлде. Анда бары өч шырпы калган иде. Ул кесәсеннән пәке
чыгарып бер чыбыкны юнды. Бу бик вак йомычкачыкларны җентекләп урнаштыргач
кына, аларга ут төртте. Кечкенә учак, ялкыннары белән күңелле уйнаклап, дөрләп
янып китте. Кеше бер кружкага тиз генә кар тутырды һәм аны җылыта башлады. Кар
эрегән саен, ул икенче кружка белән тагын өсти торды. Менә кружка кар суы белән
тулып буланды, ләкин инде чыбыклар да янып бетте. Кеше, кружкадагы җылы суны
икегә тигез итеп бүлеп, берсен иптәшенә сузды. Ләкин иптәше аның сузылган кулын
күрмәде. Аның күзләре, зур бер сагышка тулып, билгесез бер ноктага текәлгән
иде. Тик кружканы кулына тоттыргач кына ул инстинктив рәвештә аны эләктереп
алып, ашыгып җылы суны эчә башлады. Эчеп бетергәч, күзләре белән буш кружкага
текәлде.
Кечкенә учакчык сүнде. Берничә йотым җылы су эчелде. Карга
ятасы, онытыласы, үтереп йоклыйсы килә. Ләкин бу — үлем. Бер ятсалар, бу
кешеләрнең яңадан күтәрелә алмаулары көн кебек ачык. Аларның коры сөяккә
калган төннәрен үтәдән-үтә катырырга мондагы суыкка бер сәгать вакыт та җитә.
Урыннан кузгалырга шулай ук хәл юк. Ләкин ихтыяр көче бар.
Менә кеше чүгәләгән җиреннән авырлык белән генә торып
басты һәм иптәше янына килде. Димәк, кузгалырга кирәк. Ләкин иптәше кузгалырга
теләк белдермәде. Ул, хәлсез кулын селтәп, бармагы белән үзләре барасы якка
күрсәтте. Димәк, ул иптәшенә: «Син бар, бәлки, берүзең барып та җитә алырсың,
ә мин инде башка булдыра алмыйм, мин сиңа бәхил, калдыр мине монда, бо-лай
икебез дә, һичшиксез, һәлак булырбыз, син мине өстерәп бодай да соңгы
көчләреңне сарыф иттең инде, бар», — диюе иде. Ләкин кеше аның сүзен тыңламады.
Ул, иелеп, -аның бер кулын үзенең иңсәсенә салды һәм уң кулы белән аның
биленнән тотып, күтәрә алмаслык зур йөккә тап булгандай, бик зур авырлык белән
генә иптәшен аякка бастырды. Тураеп беттем дигәч кенә, чак кына икесе берьюлы
карга аумый калдылар. Бер-берсенә сыенып бастылар. Атларга... Атларга кирәк...
Алга...
...Дала. Кая гына карама, күз күреме җирдә ак кардан башка бернәрсә дә
күренми. Салкын. Тын. Бу күренеш ниндидер бер башка планетада булган
панораманы хәтерләтә. Гүя бу планетада тормыш бөтенләй юк. Моңдагы тынлыкны,
кырыслыкны бернинди тавыш та, хәрәкәт тә мәңге боза алмас кебек тоела...
Чү!.. Нәрсә бу?! Анда бернәрсә дә юк иде бит. Еракта,
бик еракта ниндидер бер кечкенә кара нокта күренә. Сәгатьләр үтә, ләкин ул
зураймый да, кечерәйми дә. Менә инде кояш та офык читенә тәгәрәп барып җитте,
ләкин ул һаман якынаймый да, ерагаймый да, чиксез киң ак дала уртасында
билгесез бер кара нокта. Ул хәрәкәтсез. А!.. Монда бит бернәрсә дә булырга тиеш
түгел. Бернәрсә дә. Бәлки, бу нокта бары күзгә генә күренгәндер? Ә?! Бәлки...
Кояш баеды. Дала.
Төн. Салкын. |