I
Эхис балачактан, үзен аңлый
башлаганнан бирле, Персиполь планетасының иң бәхетсез кешесе итеп хис итә иде.'
Тиктомалдан бәхетсезлекләр булмый, ә Эхисның бәхетсезлегенең сәбәбе шул: ул
гарип. Гарип кеше үзенең физик зәгыйфьлекләре аркасында кичергән интегүләрен
үзе генә белә. Йокысыз үткән исәпсез төннәр, газаплы уйланулар, үзең теләп
алмаган бәхетсезлек аркасында үзеңне башкалардан ким итеп сизү, хурлану — санап
кына бетерерлекмени аларны?
Кулсыз, аяксыз кешеләргә, бигрәк тә бөкреләргә һәм башка төрле гарипләргә
кешеләр, үзләре дә сизмәстән, текәлеп, кызганып карыйлар, шулай итеп аларның
йөрәк яраларына гел генә тиеп торалар. Ничек кенә булмасын, кулсызлар да,
аяксызлар да, бөкреләр дә үзләренә тормыш иптәшләре табалар. Ә менә Эхис аны
табуына ышанмый, ышанмый гына түгел, күз алдына да китерә алмый, чөнки
кешеләр, һәм бигрәк тә хатын-кызлар, үзләре сиздермәскә тырышсалар да, аңа,
кызганудан бигрәк, кимсетәләр, чирканалар кебек тоела. Аңа беркемнең дә ул
турыда бернәрсә әйткәне юк, тик күзләр, күзләр... Күзләр алар телгә караганда
ачыграк әйтәләр.
Эхисның гариплеге бөтенләй башка. Аның бөтен әгъзалары җитеш булуына
карамастан, ул тумыштан гарип: Эхисның башка кешеләрнеке кебек кул-аякларында
алтышар бармак түгел, бишәр генә; башкаларның борыны ияккә кадәр җитеп торса,
аның авызга да җитми, аннан да бер илле өстә. Шушы физик җитешсезлек-ләре
аркасында гына ул бөтен планетада иң ямьсез кеше исәпләнә. Чөнки Персиполь
планетасында кешенең борыны никадәр озынрак булса, ул шулкадәр матуррак санала.
Ләкин иң ояты бүтән: аның башка ир кешеләрнеке кебек маңгайдан өстәрәк чыгып
торган ике кимерчәк мөгезчеге дә юк. Тик шуңа карап кына, имеш, ул ни ир кеше,
ни хатын-кыз түгел.
Эхис белән бер яшьтәге егетләр күптән инде кызлар артыннан чаба башлаган
булсалар да, аның кызлар янына якын барганы да юк, чөнки ул белә: аңа бер кыз
да карамаячак. Әгәр дә иңде аны берәр кыз кимсетеп куып җибәрсә, бу мәңгегә
төзәлми торган тагын бер яра булачак.
Эх! Үзе гарип булмаган кеше беләмени соң ул гарипләр хәлен... Менә алар
берәр генә көн булса да Эхис тиресендә булып карасалар, аз гына булса да,
белерләр иде, аңларлар иде никадәр кыен, никадәр аяныч булуын бу хәлнең. Юк
шул, юк, мондый хәл мәңгегә дә булмаячак, алар бервакытта да аңламаячаклар.
Әгәр дә аның кечкенә чактан бирле кешеләргә күрсәтмичә койган күз яшьләрен
җыеп барсаң, үзе генә дә бер күл булыр иде. Хәзер инде ул бераз тынычланды,
чөнки барыбер бернәрсәне дә үзгәртеп булмаячак. Ә юкка йөрәк яраларын актарып
ни файда бар?
Эх! Белсә иде бу кешеләр гарип кешенең күкрәгендә үзләре-некенә караганда
да сафрак, эчкерсез, һәрвакыт һәркемгә ярдәмгә килергә әзер торган йөрәк
типкәнен, бәлки, алар бөтенләй икенче карашта булырлар иде...
Эхис туганнан бирле авылда яши, ә шулай да аны бөтен планетада белмәгән
кеше юктыр. Шул гаҗәп гариплек аркасында инде. Аның кечкенә вакытта ук
рәсемнәре газета-журнал битләрендә басылып чыкты.
Эхис яшәгән авылда Изида исемле кыз бар, ул — авылда иң чибәр кыз. Егетләр
төркемнәре белән аның артыннан йөриләр, төннәрен аның тәрәзәсе янында җырлар
җырлыйлар, ничек тә аңа ошарга тырышалар. Ашаган вакытта аның борынын күтәреп
тору бәхетенә ирешергә телиләр, чөнки Персиполь планетасы кешеләренең озын,
матур борыннары ашаган вакытта бик уңайсызлый. Шуңа күрә борынны махсус рәвештә
эшләнгән таякчыклар ярдәмендә күтәртеп торалар.
Эхис та гашыйк, ул да Изиданы сөя. Тик аның моны беркемгә дә белдергәне,
сиздергәне юк. Чөнки ул барыбер беркайчан да Изиданың каршына утыру бәхетенә
ирешә алмаячак. Әгәр дә ул үзенең хисләрен берәрсенә сөйләсә, аннан барысы да
егылып көләчәкләр, ә иң беренче булып, бәлки, Изида үзе көләр. Шуңа күрә Эхис
йөрәгендәге бу хисне бөтен ихтыяр көчен җыеп басарга, сүндерергә тырыша. Тик
ихтыяр көче белән генә саф мәхәббәтне юкка чыгарып, янган йөрәкнең ярсуын басып
буламы соң?! Әгәр салкын акыл белән генә йөрәкнең өзгәләнүләрен бөтенләйгә басып
булса, бик җиңел булыр иде бу дөньяда яшәү! Берәү дә җавапсыз мәхәббәт утында
янмас иде, берәү дә, утта көйгән күбәләк кебек, мәхәббәт канатларын яндырмас
иде. Ах, Изида, белсәң иде, аңласаң иде син!..
II
Бу берничә көн эчендә бөтен планета
шау-гөр килде, чөнки әкият дөрескә, фантастика чынбарлыкка әйләнде. Башта бу хәбәргә
күп кешеләр ышанмый торды. Чөнки Персиполь планетасының да күп кешеләре
иксез-чиксез бу галәмдә үзләрен генә акыллы җан ияләре дип исәплиләр иде. Тик
үз күзләрең белән күргән нәрсәгә ышанмыйча мөмкин түгел. Анарның планетасына
үзләреннән үсеш буенча берничә гасырга узып киткән Җир кешеләре килде. Җир
кешеләренең Кояш дигән йолдызларын Персиполь планетасыннан гади күз белән
күреп тә булмый иде. Анарның Җиренә әле якын-тирәдәге планеталарны да яңа гына
үзләштерә башлаган Персиполь корабльләре белән берничә йөз елда да барып
җитәрлек түгел.
Газета-журналларда аларның рәсемнәре дә басылып чыкты, алар ике тамчы су
кебек Эхиска охшаганнар иде. Җир кешеләре килгәч, Персиполь галимнәре Эхисны да
искә төшерделәр, аны чакырып алдылар. Бер галим «кайчан да булса Җир кешеләре
белән Персиполь кешеләре очратмадылармы икән?» дигән фикер дә әйтте. Эхисның
Җир кешеләре белән төшкән сурәтләре дә басылып чыкты. Үзенең шундый алга
киткән цивилизация кешеләренә ике тамчы су кебек охшавына ул горурланып та
куйды. Персиполь планетасы кешеләре дә бераз аптырашка төштеләр, тик боларның
берсе дә аны Изидага бер генә карашка да якынайтмады. Мең елга алга киткән җан
иясенә охшаса да, үз планетаң кешеләренә охшамаган кешене яратып булмый бит
инде. Моның өчен Изиданы да гаепләп булмый.
Җир кешеләре белән Әминә исемле бер кыз да очып килгән
иде. Ул беренче күрүдә үк Эхисны бик якын итте. Алар күп тапкырлар озак-озак
сөйләшеп утырдылар. Эхис аңа беренче тапкыр үзенең Изидага булган мәхәббәте
турында сөйләде. Башкасына түзсә дә, Изиданың борынының матурлыгын тасвирлаган
урыңда Әминә көлмичә түзә алмады. Моңа Эхис азрак үпкәләп тә алды. «Үзендә
шундый кечкенә ямьсез борын булганга көнләшә торгандыр», — дип уйлады ул.
Ныклабрак уйлагач, ул бу хәлләрнең Әминәгә көлке булырга тиешлеген аңласа да,
бу аксыл чәчле, зәңгәр күзле кыз Эхиска, нәкъ үзе кебек үк диярлек, гарип
булып күренде. Аңа Җир кешеләренең барысы да бик ямьсез тоела иде. Их! Әгәр дә
Әминәнең борыны бер дүрт кенә тапкыр зуррак һәм озынрак булса, матур дип
әйтергә булыр иде бит аны. Ә Әминәнең борыны Эхисныкыннан да һәм хәтта Җирдән
килгән кеше-ләрнекеннән дә кечерәк, борын дип әйтерлеге дә юк бит, ичмасам.
Әминә Эхисны ярата иде, ахрысы. Ул берничә тапкыр сүз
арасында Эхиска үзләре белән Җиргә китәргә тәкъдим ясады, тик Эхис бу
тәкъдимгә якын да килмәде. Ни эшләсен ул чит планетада берүзе, галәмнең икенче
читендә яшәгән җан ияләре арасында?! Әгәр дә китсә, ул бүтән бервакытта да
үзенең туган җирен, үз якларын, туганнарын, алар нинди генә булмасын, Персиполь
кешеләрен генә түгел, хәтта планетаның үзен, аның Кояшын да күрә алмаячак. Ә
Изиданы инде күптән...
Ә монда ул аны ерактан гына булса да көн саен күрә,
янган йөрәгенә әз генә булса да дәва ала алачак. Билгеле инде, әгәр дә булдыра
алса, ул китәр иде, бик шатланып китәр иде, тик булдыра алмый шул, юк... Ул
тамыры өзелгән чәчәк кебек сулачак, анда барыбер яши алмаячак.
III
Әминә чынлап та Эхиска гашыйк булды.
Ул бөтен йөрәге белән аңа тартылды, тик, ничек кенә булмасын, Эхисның үзенә карата
булган сәер карашын сизмичә булдыра алмады. Әминә башта бернәрсә дә аңламады,
тик соңыннан гына, үзен Эхис урынына куеп карагач, Эхиска бик ямьсез, гарип
кеше кебек булып күренүен аңлап алды. Чынлап та, әгәр дә Әминә үзе яки башка
берәр кеше Җирдә Персиполь планетасы кешеләренеке кебек шундый ямьсез озын
борынлы булып туса, ул үзе кебек кыяр борынлы кешене яратырга тиеш дигән сүз
түгел бит әле.
Әминә Персиполь планетасы егетенә бервакытта да кияүгә чыкмас иде. Ул
шундый зур борынлы, ике мөгезле, алтышар бармаклы кешенең үзен кочаклавын,
үбүен күз алдына китереп, их-тыярсыздан, бөтен гәүдәсе белән калтыранып куйды.
Димәк, Эхиска да аның кыяфәте шулай булып күренә, Әминәнең
иркәләве дә аңа нәкъ шундый ук "ләззәт" бирәчәк. Әминә бу темага
бүтән бер тапкыр да сүз кузгатмады. Йөрәгенең ярсуын басарга, башкача бу турыда
уйламаска тырышты.
Тиздән алар Җиргә кайтып китәчәкләр, Эхис аны онытыр, ә
менә ул аны оныта алыр микән?! Вакыт бөтен нәрсәдән дә иң , ышанычлы дәва дип
әйтәләр әйтүен... Чынмы икән?
IV
Җир кешеләре галәм киңлекләре аша үз
планеталарына кайтып киттеләр. Эхис та үз авылларына кайтты.
Кич белән йокларга яткач, ул Җир кешеләрен тагын бер тапкыр
күз алдына китерде. Ул Әминә турында да уйланды. Аны да үз җирендә егетләр
ярата микән? Бәлки, ул аларга матур булып та күренә торгандыр әле?
...Төшендә ул Изиданы күрде. Имеш, алар икесе генә җитәкләшеп чәчәкле
матур аланда йөриләр. Каяндыр, ниндидер бер моңлы, үтә күренмәле ялтырап
торган нур агыла. Изида Эхиска карый да елмая, карый да елмая. Аның күзләрендә
мәхәббәт ташып тора. Ә Эхис шундый, шундый бәхетле, ул йөрәгенең мондый бәхеткә
ничек түзә алуына үзе дә аптырый. Әйе, аның үзе дә ышанмаган хыялы тормышка
ашты. Ә Изида һаман аңа сыена, күзләренә карый...
Ә Эхис, аны күкрәгенә кысып:
— Изида, Изида, мин сине сөям, мин сине бик-бик сөям...
— ди. Ул йокы абалаш бу сүзләрне кычкырып әйтте. Бу аның үз гомерендә беренче
һәм соңгы мәртәбә мәхәббәттә аңлашуы иде... |