Тирә-юньне аңлый башлаганнан бирле Билл үзен бу дөньяда япа-ялгыз хис
итте. Аның туганнары да, дус-ишләре дә юк иде. Ул тормыш юлларыннан, сусыз
чүлдән үткән сәяхәтче кебек, газаплардан башка бернәрсә дә таба алмыйча, әкрен
генә һаман алга бара бирде. Эшләгән эше дә аның өчен шушы авыр, озын юлның
бер өлеше, ул ачтан үләсе килмәгәнлектән генә төрле эшләр эшләп йөри. Әгәр дә
бер җире дә авыртмыйча һәм ачлыктан интекмичә генә үлеп китәргә мөмкин булса,
ул бернинди үкенүсез, бер минут та тормыйча бу дөньядан китәр иде. «Өметсез —
шайтан» диләр, аның күңеленең дә кайсыдыр бер өлешендә, хәтта чүлдә тамак
кибүдән үлеп баручы кешене дә ташламый торган ниндидер бер «бәлки...» бар иде.
һәм тагын шунысы да билгеле булсын, ул нәрсәгә булса да гаҗәпләнү, аптырау,
нәрсәгә булса да соклану сәләтен күптән югалткан иде инде.
Биллның бервакытта да компанияләр эшчәнлеге белән дә кызыксынганы
булмады. Бу аның җәмәгать һәм хуҗалар алдында башкара торган вазифаларының
берсенә дә кермәгәнлектән, аннан мондый нәрсәне сорау акылсызлыкның чигенә
чыгу булыр иде.
Ләкин менә яңа компаниянең соңгы вакыттагы гадәттән тыш эшчәнлегеннән
хәтта ул да хәйран калды. Бу шаккатмады эшчәнлек иде. Компания кыска гына
вакыт эчендә дөньяны кактуслар арасында күмеп калдырырга уйлый иде, ахрысы.
Соңгы вакытта урам чатларында бик күп кактус сатучылар тора башлады. Алар моңа
кадәр күз дә күрмәгән, колак ишетмәгән, гаҗәеп зур һәм матур кактуслар сата
иделәр. Бу кактусларны бер генә кеше күтәреп тә йөртерлек түгел, аларның
кайберләре хәтта табак зурлыгындагы куе алсу чәчәкләр дә атканнар. Ул
чәчәкләрдән башны әйләндерерлек дәрәҗәдә хуш ис килә. Кактус сатучылар янында
чат саен зур-зур чиратлар тора, бөтен кеше, талаша-сугыша, тизрәк үзенә шундый
матур кактусларның берәрсен булса да алып калырга тырыша иде.
Ярый, алар анда тарткалаша торсыннар, ә без укучыны
алдан ук тынычландырып куйыйк: кактуслар күпме алсаң да бетәрлек түгел, чөнки
шушы кактусларны саткан компания, һәр көн саен миллиардлаган доллар чиста табыш
ала.
Бу компаниянең мондый зур һәм матур кактусларны каян
алуы һәм шундый кыска гына вакыт эчендә ничек итеп шулкадәр исәп-сез-хисапсыз
ранда кактус җитештерүе, гаҗәп булса да, беркемне дә диярлек кызыксындырмый
иде. Чөнки кешеләрнең үз кайгылары җитәрлек. Бар икән кактус — бар, матур икән
— матур, ә инде аларның каян килүе — компания сере. Ул бу серне беркемгә дә
ачмаячак. Сатып алырга акчаң бар икән — ал, юк икән — үтеп кит. Әгәр дә берәр
кеше кызыксынган очракта да, компания вәкиле мондый ахмак сорауларга җавап
биреп торуны бөтенләй кирәк тапмау түгел, хәтта тыңлап та тормас иде. Чөнки
компаниягә табыш кирәк, ә инде ул аны ничек эшли, ягъни табышны нинди юл белән
таба, анысы компаниянең үз эше һәм бу эштә аңа беркем дә бер сүз әйтә алмый һәм
аңа акыл өйрәтә, тыя да алмый. Моны Билл яхшы белә һәм, кем кем, ә ул инде
мондый җүләрлекне эшләргә уйлап та карамас иде.
Билл, берничә көн буена бар кешенең ябырылып кактуслар
сатып алганын күрсә дә, үзе берне дә алмады, чөнки ул кактусларны яратмый иде,
ә инде боларына карата аның күңелендә шомлы сизенү, ниндидер җирәнү һәм хәтта
курку хисе туды. Каяндыр кинәт килеп чыккан шулкадәр күп, эре һәм матур
кактусларга карата анда ниндидер бер үзе дә аңлата алмаслык дошманлык хисе
туды. Әгәр дә берәрсе «Ни өчен?» дип сораса, ул аны үзе дә аңлатып бирә алмас
иде. Кешеләрнең табигате шундый бит инде ул, әгәр дә бар кешенең дә ябырылып
нәрсәдер алуын күрсәләр, башкалары да аны алмый калмый.
Башта, беренче күренгән вакытларда, кактуслар бик кыйммәт, иделәр. Баерак
кешеләр алып бетергәннән соң, алар әкренләп арзаная башладылар, ә соңгы
вакытта аларның бәяләре бөтенләй төште, хәтта иң ярлы кешеләр дә сатып алырлык
дәрәҗәгә җитте.
Урамнан үтеп барганда кайсы гына йортка карама, тәрәзә
төпләрендә зур-зур матур кактуслар кукраеп утыра иде. Җитмәсә ул кактусларның
чәчәк атмаганнарыннан да ниндидер хуш ис бөркелә. Гомергә булмаган хәл!
Ярлы кешеләр дә, актык тиеннәрен жәлләмичә, һәрберсе кактус
сатып алып бетергәч, компания берән-сәрән генә калган га-җәбрәк, юләррәк
кешеләргә кактусларны бүләк итеп бирә башлады. Бар кеше компаниянең
юмартлыгына хәйран калды, аны күкләргә күтәреп мактарга тотынды. Башка
кирәк-ярак һәм азыкны да бушка бирә башлаячаклар икән дигән имеш-мимешләр дә
ишетелде. Гаҗәпләнерлек тә. Бүләккә дигән кактусларны урамнар буйлап ниндидер
яшь кенә кешеләр таратып йөри иде. Аларның берсе, зур кактус күтәреп, Билл
бүлмәсенә дә килеп керде.
— Исәнмесез!
Менә бу кактусны компания сезгә бүләк итә, рәхим итеп алыгыз, — диде ул, сүз
озайтып тормыйча гына. «Тавышы гел магнитофоннан чыккан кебек» дип уйлап куйды
Билл.
—Нинди компания соң ул? — дип кызыксынды ул.
—Андостия һәм Клария компаниясе.
—Кызык исемле компания икән, ләкин миңа кактус кирәк түгел. Кызганычка
каршы, минем аларны җенем сөйми. Кирәк булса, үзем дә сатып алган булыр идем.
—Ихтыярыгыз, ләкин мин аны сезгә калдырып китәм, компаниянең боерыгы
шундый. Исән булыгыз.
Яшь кеше шулай диде дә кактусны калдырып чыгып та китте. Билл, бик нык
аптырап, аның артыннан карап калды. Компаниянең бу эшенә ул да чиктән тыш
гаҗәпләнгән иде. Нәрсә соң бу? Бигрәк тә аны егет гаҗәпләндерде. Ул егетнең
күзләренә игътибар итте, алар курчакларның пыяла күзләренә бик охшаганнар иде.
Берничә минут сөйләшеп торган арада, аның күзләрендә кеше күзендә чагыла
торган бернинди хис тө күренмәде. Анда теләк тә, ачулану да һәм, иң мөһиме,
тере кеше күзендә була торган җанлы нур юк иде. «Гаҗәп, әллә нинди кешеләр бар
дөньяда, үлгән кешенең күзе дә алай булмас» дип уйлап, Билл ирексездөн калтырап
куйды. Ул, кактусны кая куярга белмичә аптырап, бераз башын кашып торды да,
аны көчкә генә күтәреп алып, ишегалдына чыгарды һәм андагы зур чүп ящигына ачу
белән атып бөрде. Шул ук секундта ул кемнеңдер ыңгырашканын ишеткән кебек булды
һәм егылып төшкәндәге кебек уң як янбашының авыртып китүен сизде. Ул, куркып,
як-ягына карангалады һәм, бернинди шикле әйбер күренмәгәч, тиз-тиз атлап,
квартирасына кереп китте.
...Төнлә Билл бик начар йоклады. Әллә нинди куркыныч төшләр
күреп саташты. Имеш, аның башын өзгәннәр дә икенче ясалма баш куйганнар, ләкин
үзенең өзелгән башы аңа бик кызганыч. .Әллә ничә тапкыр ул үзен ниндидер
коточкыч нәрсәләр үтерүен күреп, салкын тиргә батып, калтырап уянды, төне буе
боргаланып, ял итәсе урында, эшләгәннән дә ныграк арып бетте. Тиккүк йөзе
азрак яктыра башлагач кына, ул тынычлап йокыга талды. Йоклап китәр алдыннан
гына аның башыннан «...Җир хәзер безнеке, ничек итсәк иттек, ләкин без
җиңдек...» дигән әллә нинди кызык уй үтеп китте.
Иртө
белән ул үзен кемдер эзләгәндәге кебек тойгыдан уянды. Күзләрен ачып җибәрүгә,
бер мәлгә аптырап калды, исен җыя алмый торды — дөнья тып-тын иде. Мондый
гадәттән тыш тынлыкны Биллның гомерендә дө ишеткәне булмады. Бу үле тынлык
аның шәһәр шау-шуына өйрәнгән миенә уйларга комачаулый иде. Көне-төне гүләгән
машиналар тавышы да, тротуардагы кеше аяклары тавышы, сөйләшкән тавышлар,
гомумән, бернинди тавыш та ишетелми иде, зур бер шәһәр тын да алмый, гүя үлгән.
Хәтта бервакытта тынмый торган радио да тынып калган. Биллның колагына тышта
ялгыз җил улаган кебек булып китте. Аның аптыравы чиктән ашты: зур шәһәр уртасында
урамда җил улаганын ишет, имеш! Таш кыялар арасы түгел ич ул! «Нәрсә икән бу?
Әллә урамнарда, машиналар тыгылып, хәрәкәт тукталды микән, тик нәрсә генә
булмасын, шау-шу ишетелергә тиеш бит», — дип уйлап куйды ул. Кинәт аның
башыннан коточкыч бер уй үтте, ләкин ул аны шунда ук куып җибәрде. Кроватьта
яткан килеш кенә бу тынлыкның сәбәбен табарга тырышып карады, ләкин бернинди сәбәп тә
табылмады. Кинәт якында гына хатын-кызның үлем ачысы белән чырыйлап кычкырганы
һәм ул тавышның кырт киселгәне ишетелде. Биллның йөрәге куркудан уч төбенә
салып кыскандай булды, гүя ул бармак очы кадәр генә калды һәм боз кисәге кебек
салкынайды. Биллның күңелен тәнне параличлый торган курку басты, тик бөтен
ихтыяр көчен җыеп кына үзен азрак кулга ала алды. Ул, шунда ук сикереп торып,
тиз генә тәрәзәгә таба атлады. Пәрдәне ачып карауга, ул бер генә кеше дә
күрмәде, ләкин... кешеләр булмаса да, анда кактуслар бар иде! Әйе, өнә кактуслар,
тере кактуслар.
Аларның кайберләре
«чүлмәк»ләренә утырып очып йөри, ә кайберләре «чүлмәк»лөреннән чыгып,
сигезаякныкына охшаган «аяклары» белән йөреп карагандай итәләр. Билл, төш күрә
торганмындыр, ахрысы, дип уйлап, күзләрен ачып-йомып та, куллары белән уып та
карады, ләкин бу күренеш югалмады. Ул ниндидер куркыныч кинога охшаган иде.
Аны коточкыч курку һәм өметсезлек чолгап алды. Аның башыннан яшен тизлеге
белән «как-тус»лар төнлә һәрберсе үз квартирасындагы кешеләрне үтереп бетергәннәр»
дигән, әле кичә генә беркем дә ышанмаслык уй яндырып үтеп китте. Әгәр дә ул,
кич белән генә булса да, хәзер барысы да үлеп яткан кешеләргә яки туларның
берөрсенә әле генә башына килгән уйны әйтсә, алар аннан егылып көләрләр, акылдан
язган дип уйларлар иде. Менә инде көлүче кеше дә юк... «Кактуслар урамда
күбәйгөннөн-күбәя бардылар. Аларның күбесе, нәрсәдер тыңлаган кебек, бер урында
җай гына борылалар иде. «Кайда син? Чык монда, чык!!!» дигән кемнеңдер авазы
Биллны, бау белән өстерәгән кебек, «кактус»лар янына тарта, ирексездөн тышка,
урамга өстери иде. «Димәк, болар кактуслар түгел, ә кактуслар булып маскировка
ясаган чит галәмнең явыз, акыллы җан ияләре. Без беттек! Ә теге егетләр...
роботлар булган».
Шул вакыт ул кинәт
сискәнеп китте, һәм бу уйлар берьюлы аның башыннан чыгып та бетте. Чөнки каршы
яктагы полиция идарәсеннән берничә кораллы полицейский йөгереп чыгып, детектив
кинодагыдан да тизрәк пистолетлардан «кактус»ларга ут ачтылар. Бер мизгелдә
аларның тирә-юне егылган «кактус»лар белән тулды. Билл егылган «кактуошарның
астыннан ниндидер кап-кара кан кебек нәрсәнең агып чыгуын күрде. Бу күренешне
карап торып, ул сөенеченнән үлә язды, «Әллә исән кешеләр дә бар микән... Менә
сезгә, менә, бу сезгә йоклаган кешеләрне үтерү түгел, кабахәтләр...» дигән
уйлар үтте. Шул ук секундта полицейскийларның өчесе дә, урталай өзелеп, җиргә
аудылар. «Болары соңгылары...» — дип уйлап куйды Билл.
Аның да кайда икәнлеген
сизеп алдылар, ахры. Берничә «кактус», очып килеп, тәрәзәсенә таба юнәлде. Ул
йөгереп барып тиз генә кухнядан ит чаба торган зур пычакны эләктерде дә
туалетка кереп бикләнде. Аның йөрәге шартларга җитеп сикергәләнә иде. Шунда ук
тәрәзәләрнең чылтырап ватылуын ишетте һәм берничә секундтан туалет ишегенең
тимере янып өзелеп төшкәнен күрде.
Ул урыныннан
кузгалырлык хәлдә түгел, бер иртәдә булган бу кичерешләр аның өчен артык күп
иде шул. Туалет ишеге янында ике ялган «кактус» басып тора, аларның икесенең дә
«кулларында» көмеш көпшә кебек кечкенә генә нәрсәләр, ә алардан артта-рак
тагын ике кечкенә сигезаякка охшаган җан иясе күренде. Аларның да еланга
охшаган әллә ничәшәр капшагычлары бар һәм күзләре дә һәрберсе йомры
зурлыгында. Билл аларның кайбер капшагычларының очында селәүчән кебек бармак
ролен үти торган нәрсәләр барлыгын да күреп алды, ул бу чит дөнья цивилизациясенең
явыз вәкилләренең чын кыяфәтләрен хәзер инде бик якыннан күрде. Аларның
берсенең бармагы көмеш көпшәнең кнопка сыман җиренә тиеп тора иде. «Менә ничек
икән ул галәмне яулаучылар. Ник теге робот кертеп калдырган «кактус»ны ботарлап,
кискәләп карамаган ул? Ник?! Шул шул, үләсеңне белсәң, кабер дә казып куяр идең
алдан». Аның күңелендәге курку кинәт югалды, хәзер инде аңа ни булса да барыбер
иде. «Кайсы планетадан икән бу явызлар, коточкыч хәшәрәтләр? Болар компанияләр
эшчәнлеге белән яхшы таныш, хәтта артык яхшы таныш». Аның миендә «Әллә бу
экземплярны исән калдырабызмы?» дигән уй чагылып китте. Биллның кинәт шашып
көләсе, бөтен нәр-„сәне кырасы, җимерәсе килә башлады. Ул, зур пычагын күтәреп,
барлык көчен җыеп алга ташланды һәм кизәнеп бер «сигезаяк»-ны зур пычагы белән
урталай өзде. Шул ук секундта аның күзләре чагылды, ул бил турыннан бик нык
авырту сизде. «Башка илләрдә дә шушындый хәл микән? Әллә дөньяда бер генә исән
кеше, дә калмады микән?..» дигән үлемнән дә авыррак соңгы уй, аның башыннан
үтеп, еракларга китеп югалды... «Юк, алай булырга мөмкин түгел, юк!»
Билл үзенең ниндидер
бер тирән упкынга очканын сизде, аның, рәхәтләнеп, күкрәкне бер тутырып сулыйсы
килеп китте. Миендә берьюлы диярлек миллионлаган күренешләр чагылды, ләкин ул
аларны тәртипкә китерергә өлгермәде, зур янар шар хасил булып, шул ук мизгелдә
бик нык зураеп шартлады, аны тормышка бәйләгән җеп өзелде... Биллның ачык
калган зәңгәр күзләре дөньяга, тирә-якта «басып» торган кечкенә явыз
«сигезаяк»ларга беренче мәртәбә аптырап карыйлар иде: «Ничек болай булды соң
әле бу? Кем гаепле монда? Кемнәр?! Ә?!» |