Җомга, 26.04.2024, 12:05
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог файлов

Баш бит » Файллар » Татарча фантастик әсәрләр

З.МИФТАХОВ "ЯШЕЛ ПЛАНЕТА СЕРЛӘРЕ"
[ Сервердан күчерергә (44.7 Kb) · Читтән күчереп алырга () ] 13.06.2011, 02:17

З.МИФТАХОВ,
1989 ел.

ЯШЕЛ ПЛАНЕТА СЕРЛӘРЕ

(Фантастика)

Чиксез галәм киңлегендә, кара бушлыкта очкан бу корабта җан әсәре дә юк шикелле... Аның двигательләре эшләми, иллюминаторларында караңгылык. Корабның эчендә дә күп еллар буена бер чаткы кабынганы, шылт иткән тавыш чыкканы юк. Әмма һич тә һәлак булган яисә ташландык кораб түгел ул, аның бар җире төзек, экипажы да исән-сау. Җирдән старт алганнан соң двигательләр үз эшләрен тиешенчә башкарып, корабны бик зур тизлеккә чаклы куганнар да, автоматлар тарафыннан сүндерелгәннәр, кораб хәзер инерция буенча оча. Тиешле вакыты җиткәч ул кире ягы белән әйләнәчәк, һәм двигательләр яңадан эшкә кушылып, Поллукс йолдызы тирәсенә кадәр тыела барачак. Әлегә исә үткән вакытны санап корабның хронометры эшли дә, навигация приборлары вакыт-вакыт юнәлешен төгәлләп ала. Буш галәмне гизү өчен башка берни кирәк түгел.

Җирдән Поллукс йолдызына кадәр 60 елдан артык очасы. Бу очышны баштан азагына кадәр автоматлар башкарганга күрә, кешеләргә шул бик күп вакыт эчендә яшәгән булып маташуның, гомерләрен кысан кораб эчендә үткәреп картаюның бер мәгънәсе дә юк, алар Җир орбитасында чакта ук тирән анабиоз йокысына талдырылганнар һәм махсус камераларда яталар. Бу камераларга үткәргечләр, көпшәләр сузылган, алар аша корабның компьютеры анабиоздагы кешеләрнең торышын контрольдә тота. Кирәк вакыты җиткәч, ул аларны кабат тулы тереклек хәленә кайтарачак.

Камера тышларына экипаж әгъзаларының исемнәре, туган, Җирдән очып киткән еллары, башкарган вазифалары язылган. Рәсми кәгазьләрдә "анабиоз бокслары” дип аталган бу камераларны астронавтлар жаргон телендә "оча торган табут” дип тә йөртәләр. Космик очышлар үзәге бервакыт бу атама белән көрәшеп, аны тыеп та караган иде, файдасы булмады. Кешеләр буяуларны куертырга, телгә тозлы-борычлы сүзләр кушарга яраталар шул, монда бернишләп тә булмыйдыр, күрәсең. Бик сирәк булса да, бу камералардагы кешеләрнең кире әйләнеп кайтмаган очраклары да булгалый бит, аннары...

Чит йолдызларга барып җитә ала торган мондый кораблар моннан 250 еллар элек оча башладылар. Шул дәвер эчендә алар ярдәме белән якын-тирәдәге йолдызларның берничәсе тирәсендә планеталар тикшерелде, һәм кешелек дөньясы аларда беренче тапкыр чит тереклек белән танышты. Шулар арасында ике цивилизация дә бар иде, алардагы аңлы затлар тышкы кыяфәтләре һәм тулаем сыйфатлары белән кешегә бик якын булып чыктылар, бары биохимик анализ гына аларның бер-берсеннән һәм кешеләрдән ерак торганлыгын ачыклый ала иде. Арадан бер цивилизация ни өчендер таш гасыры дәрәҗәсендә үсештән тукталып, берничә йөз мең ел буе үзгәрешсез калган иде. Озак бәхәсләрдән соң, кешелек дөньясы аның үсешенә катышмаска карар итте. Бу фикергә каршылар белән компромисс рәвешендә, артта калган цивилизациягә тәгәрмәч, җилкән, гади металлургия, игенчелек буенча кайбер белемнәр тапшырылды.



Тулысынча әсәрне ссылкадан күчерү (ӨСТӘ) ссылкасы аша алырга мөмкин.

Категория: Татарча фантастик әсәрләр | Добавил: Khalit | Теглар: яшел планета серлэре, мифтахов
Караулар: 1152 | Күчереп алулар: 864 | Комментарийлар: 3 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Сайтка бәягез
Барлыгы җаваплар: 59
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру