"Шомалыкны, шомаларны сөймим!” (Адлер Тимергалин белән әңгәмә) Әңгәмәи хикәят Татар энциклопедия сүзлегендә Адлер Камил улы Тимергалинның кем булуын язмаганнар. Китапларын санап чыгу белән чикләнгәннәр. Бөтен эшчәнлеген колачларлык, татар өчен әһәмиятен күрсәтерлек сүз таба алмаганнардыр инде. Миңа Адлер абый белән Китап нәшриятында алты еллап бергә эшләү насыйп булды. Хәтта аңа начальник та тия идем әле: ул редактор булган фәнни-техник әдәбият редакциясенең мөдире, баш мөхәррир урынбасары. Ләкин бу мөхәрриргә мин «сез» дип, «Адлер Камилович» дип дәшә идем, ишеген шакып ук кермәсәм дә, кабинетына ихтирам бусагасы аша үтә идем. Хәер, мин генәме, түш киереп йөргән, соңрак академиклар булган зур гына галимнәребез дә аның янында ничектер кечерәеп, хата җибәрмәсәм ярар иде дигән укучы балаларга охшабрак кала иде. Соңрак, мин «Идел» журналына, аннары «Казан утлары»на күчкәч тә багланыш өзелеп үк бетмәде, сирәк-мирәк кенә телефоннан сөйләшкәләдек. Йә аның иҗатына бәйле рәвештә, йә миңа киңәш-фәлән кирәк булганда. Ләкин бу гаҗәеп зат белән бер иркенләп, тәмләп сөйләшеп алу теләге миндә беркайчан да сүнмәде. Форсат чыкты менә. Бәлкем, безнең гәп укучыларыбызга да кызыклы булыр дип диктофон да кыстырып бардым әле. Язылмый калган җыр – Адлер абый, сез 1949 елны Сталинга атап шундый сүзләр язгансыз ки, укыса, аның чәче үрә торган булыр иде. Моны эшләр өчен ким дигәндә мөстәкыйль фикерләүгә ия булырга кирәк бит инде. Каян килде ул сезгә, япь-яшь егеткә? – Кечкенәдән бар иде инде ул аңлыйсы, төшенәсе килү дигән әйбер. Апам 10нчыда укыганда аның китапларын караштыра идем мин. Бик кызыксынып химия дәреслеген актарганымны хәтерлим. Ул заманда химиядә молекулаларның, атомнарның төзелеше Бор теориясенә нигезләнгән иде. Бу теорияне кире кактылар. Әмма ул минем хәтергә уелып калды. – Үзегез ничәнче класста укый идегез соң? – 3нчедә чак булгандыр. – «Ай-яй-яй» дияргә генә кала монда! – Ләкин иң нык кызыксындырганы астрономия булды. Ул дәреслек татарча, латин хәрефләре белән язылган. Китапта рәсемнәр дә бар. Төрле йолдызлыклар гына түгел, Марс планетасы, аның каналлары да күрсәтелгән. Аннан, үсә төшеп, сорашкалый-эзләнә торгач, кулыма «Кызыклы астрономия» дигән китап килеп керде. – Перельманмы? – Перельман, әйе, ләкин татарчасы. Кыскартылган тәрҗемәсе. Рәимов атлы физика укытучысы тәрҗемә иткән. Бу инде ул заман баласы өчен чын бүләк, җиңел генә ачыла торган фән капкасы кебек иде. Нәшриятта эшли башлавымның беренчеме, икенчеме елында без бу китапның тулы тәрҗемәсен бастырдык. – Перельман башка фәннәрне дә «кызыкландырды» инде ул. – Әйе, аның ике томлы «Кызыклы физика»сы һәм «Кызыклы механикасы» һ.б. китаплары да бар әле. Бу автор миңа ниндидер бер илаһи зат шикелле тоела башлаган иде. Чынлыкта бернинди гыйльми дәрәҗәсе дә юк гади бер кеше булган ул. Ләкин аны барыбер олылап «профессор» дип йөрткәннәр. (Бу урында мин, әңгәмәдәшемнең «йөзенә бәреп» әйтмәсәм дә, тач сезнең шикелле икән дип уйлап куйдым.) Блокада вакытында Ленинградта ачтан үлә ул. Перельман астрономиясеннән соң башка, җитдирәк китапларга да күчтем, урысчаны да сукалый башладым. Минем гыйлем һәм романтика тансыклаган үсмер җанымда астрономиядән дә бөегрәк һәм мавыктыргычрак фән юктыр дигән фикер туды. Хәзер дә мин астрономиядән дә югарырак һәм кызыклырак фәнне күз алдына китерә алмыйм. Ничектер эченә кергән саен бүтән фәннәр белән багланышлары ачыла бара аның. Башка дөньялардагы тереклекне эзли башлыйсың. Алланы эзлисең. – Алланы эзләү дигәннән, Адлер абый, Гагариннан, җирдән ничәдер йөз чакрым гына күтәрелгән кешедән, Хрущев, син анда алланы күрдеңме, дип сораган. Гагарин юк дигәч, тантаналы төстә игълан иткән: белдегезме инде, алла юк ул! – Көлке хәл бу, әлбәттә. Шунысы да көлке: адәм баласы Алланы үзе төсле итеп, ике аяклы, ике куллы итеп, тәхеттә утырган патша рәвешендә күз алдына китерә... Хәер, бу хакта озаклап сөйләшү кирәкмидер дә, чөнки «Казан утлары» минем «Алла» дигән фәлсәфи уйлануларымны бастырып чыгарды бит инде. Китап дигәннән, шуны да әйтим әле. Мин Казанда фатирда торган кешеләрнең ике катлы зур агач өйләрен тартып алып, үзләренә шуның ике бүлмәсен генә калдырганнар. Тыштагы утын сарайлары да калган тагын. Менә шул сарайдагы иске китаплар арасыннан ике китап табып алып кердем мин. Аларның берсе ул чакта тыелган Галимҗан Ибраһимовның «Тирән тамырлар»ы иде. Гарәп хәрефләре белән язылган. Мин ул чакта әле берничә хәрефне генә таный идем. Калганнарын хуҗа карчык өйрәтте. Тәки укып чыктым бит мин бу китапны. Шулай итеп, Галимҗан агай һәм теге әби гарәп язуыннан минем беренче хәлфәләрем булдылар. Икенче китап «Генетика» иде. Мәктәп дәреслеге. Генетика да, соңрак кибернетика кебек, тыелган, чүплеккә ташланган фән ул чагында. Мин шунда Мендель законнарына юлыктым, бу фәннең математик төгәллегенә шаккаттым. Ләкин генетикадан лекцияләр тыңлаячагымны, галимнәрнең ул лекцияләрне төрмә психбольницасы камерасында сөйләячәген ул чакта башыма да китерми идем. – Адлер абый, без хәзер сүз башы булган «шүрәле»гә – Сталинга якынайдык.Димәк, һәр мактап ялтыратылганның алтын түгеллеген һәм, киресенчә, һәр сүгелгәннең начар түгеллеген аңлау, ягъни тормышка тәнкыйтьчел мөнәсәбәт сездә инде балачактан ук калыплаша килгән икән. – Аның формалашып җитүенә нәкъ менә Сталин бабай гаепле. Төгәлрәк әйткәндә, аның турындагы җыр гаепле. – Ничек инде? Ни рәвешле? Нинди җыр? – Аз-маз каләм тибрәтә башлаган идем инде мин. Бер хикәя яздым да, аны Язучылар берлегенә күтәреп килдем. Анда Әпсәләмов бик әйбәт каршы алды мине. Ул чагында әдәби консультант булгандыр инде. Тикшерербез, карарбыз, диде. Шунда килгәләп йөргәндә бер егет белән таныштым. Исем-фамилиясен хәтерләмим инде. Аны өч кенә тапкыр күрдем мин. Театр училищесыннан иде ул. Әйдә, Сталин турында җыр язабыз, диде бу. Сталинның 70 еллык юбилее якынлаша иде. Музыкасын мин, сүзләрен син язарсың, диде. Ул чакта инде рифма эзләп тә маташкалаган бар. Җыр язу авыр булмас дип уйлыйм инде. Ярар, әйдә, язабыз, дидем. Ләкин тора салып юлбашчы турында яза алмыйм икән бит әле. Мин аны Сталин бабай дип кенә беләм, шәхес буларак белергә, тоярга кирәк бит. Уйлый торгач, бигрәк тә эзләнә торгач, Сталин турында бик аз белгәнебезне аңладым мин. Аның чын биографиясе юк иде! Ярдәмчесе, төрле документлар өчен кирәк булса дипме, кыскача биография генә әзерләгән икән. Шәхси сыйфатларын, холык-фигылен белим дисәң, аннан берни дә ала алмыйсың. Бүтән чыганаклар эзли башладым. Болак буендагы хәчтерүш кенә бер китапханәдә Анри Барбюсның Сталин турындагы китабын табып бирделәр. «Человек, через который виден весь мир» дигән китапны. Французчадан тәрҗемә инде бу. Ләкин монда да гомуми сүзләр өстенлек итә. Берничә кызыклы факт таптым үзе. Сталин Кремльдә ике бүлмәле фатирда яшәп яткан икән. Ике улы (берсе – тәрбиягә алынган) һәм кызы бар юкса. Хатыны ул вакытта атылып үлгән инде. Ничек сыйганнардыр болар. Малайларының берсе сандык өстендә йоклаган... Китапта Сталинның эш хакы да әйтелгән. Төгәл хәтерләмим, ике йөз сум чамасымы шунда. Шулар белән алдый инде Сталин. Имеш, менә шундый гади һәм тыйнак инде ул! Ләкин аның чыгымнары булмаган бит. Фатирга түләми, ашарга Кремльдәге махсус ашханәдән китерәләр. Шуңа күрә Сталин акчаның бәясен белмәгән дә. Брежнев кебек. Брежнев турында шоферы болай дип сөйли бит. Дачага барышлый ул, машинаны кибет янында туктаттыра да... – Бер ярты алып чык, дигәндер инде. – Әйе, шулай ди. Һәм бер сум акча тоттыра тегеңә! Кызы Светлана сөйләвенчә, Сталин да, акча турында сүз кузгатсаң, шул бер сумны чыгаргалаган икән. Тагын берничә чит ил язучысы килә әле Мәскәүгә. Ләкин алар өметне акламый. Андре Жид, мәсәлән, килеп матур гына йөри дә, монда тиз-тиз китапларын русча чыгаралар. Ул исә Франциягә кайткач Сталинны шәп кенә тукмый. Шулай итеп, җыр язарга рухландырырлык берни дә тапмадым мин, баш тарттым бу эштән. Теге егет үзе язды микән, юк микән, белмим. Ләкин Сталин бабай җырга мохтаҗлык кичермәгәндер ул, аның турында шигырь яки җыр язмаган шагыйрь калмады бугай. Рафак Тимергалин дигән журналист бар иде бит әле. – Әйе, озак вакытлар «Социалистик Татарстан»да баш мөхәррир урынбасары булып эшләде. – Менә шул да язган хәтта. Адаш бит, синең шигырьме бу дип тинтерәтүчеләр булды. Сталин дөмексен! – Чын, дөрес уңай мәгълүмат җитмәү бер хәл. Сталинга мөнәсәбәтнең тискәрегә үзгәрүе ничек булды инде? – Ниһаять, теге юбилей килеп җитте. Шунда мин Сталин исеме гәзиттә бер санда ничә тапкыр кабатлануын санап чыктым. Ничә йөз тапкыр икәнен хәзер хәтерләмим инде. Ошамады бу миңа. Башка саннарда да Сталинның Лениннан күбрәк телгә алынуын искәрдем. Аның турында фактик материал таба алмау да мәгълүмат махсус яшерелгәнлектән түгел микән дигән шик тә килде әле башка. Һәм ул көчәйгәннән-көчәя барды. Ничек болай булган соң бу? Ничек күтәрелә алган бу кеше? Уйлый торгач, башымда кинәт яшен яшьнәгәндәй булды. Бу бит алдакчы! Шуннан соң мин әлеге фикердән котыла алмадым инде. Һәрнәрсәдә аның алдавын гына күрдем. Аның турында көчләп укытыла торган нәрсәләрнең барысы да примитив бит. Ленинның әле фәнни тикшеренүләре, теориясе бар. Ә моның багажында ни? – Йә, шуннан соң, боларны белгәннән соң ни үзгәрде инде? – Мин – романтик. Бу оятсызлыкка каршы көрәшергә кирәк дигән ярсулы теләк туды күңелдә. Ләкин нәрсә эшли алам соң мин? Көрәшнең нинди ысуллары бар? Горькийның «Давыл хәбәрчесе турында җыр»ы искә төште. Аны, листовка итеп язып, театрларда да ыргытканнар. Башка шул уй килү белән йөрәк дөп-дөп тибә башлады. Көрәшнең мин булдыра алган бердәнбер ысулы шушы лабаса! – Сталин режимына каршы мылтык тотып чыга алмыйсың инде, әйе. Ә листовка дигәне ничегрәк булды? – Язып, төрле җирләргә ташлап йөрдем, шул. – Ә текст, текст нинди? – Текст анда бик кыска, өндәмә кебек кенә иде ул. Нинди сүзләр булганын төгәл генә хәтерләмим дә инде хәзер. – Нинди кәгазьгә язылды? – Дәфтәр кәгазенә. Ләкин мин аларны, күзгә ташланып торсын дип, матур кәгазьгә төрәдер идем. – Каян аладыр идегез соң аны? – Каян алганым истә түгел. Ялтыравыклы яшел кәгазьгә төргәнемне хәтерлим. – Мәктәп каләме белән язылдымы? – Ну, ул чакта шариклы ручкалар чыккан иде инде. Ләкин пычрак язалар иде әле. Шул булырга тиеш. – Бер кичнеме, ничек, кая утырып язылды? Йә, Адлер абый, следователь чыгамы миннән? – Рәвешен китерәсең. Следователь болай ук төпченмәгән дә иде шикелле... Мин аны яшереп эшләдем инде. Мин торган фатирда хуҗалар йоклап беткәч. – «Тираж» күпме иде? Ун, егерме, утыз? – Юк, бер илле-йөз генә булгандыр инде ул. Аны бит, кыска булгач, әзерләве дә җиңел. – Сезне кайда тоттылар, ничек? – «Унион»да кино карап чыккач, хәзерге «Родина» инде бу, Болакка таба борылдым. Бер ишек алдына кереп берничә кәгазьне калдырганда каяндыр арттан ике дәдәй килеп чыгып, эләктереп алдылар. – Формадан түгел, әйеме? – Юк, формадан түгел. Мине Бауман урамына алып чыгып, такси туктатты болар. Шунда кызык хәл булды. Таксист безгә карап алды да, эшне аңлады булса кирәк. Туктатканына «Пошел ты на...» диде дә, китте дә барды. Шуннан болар «черек күл»гә мине җәяүләп алып киттеләр. – Кем янына алып керделәр? – Ну, анда, предварилкада, эшне тиз тоталар. Мине, хәзер машинада инде, мин торган фатирга алып бардылар. Тентергә дип. Анда әллә ни юк инде, кәгазьләр, хат-мазар, язган нәрсәләр, дәфтәр-китапларны алып киттеләр. Китапханәнекеләрне дә. «Алар китапханәнеке бит» дигәч, «Үзебез тапшырырбыз», – диделәр, юк тапшырмаганнар. Үземне дә алып киттеләр, әлбәттә. Һәм шуннан тиз генә әйләнеп кайта алмадым инде...
Тулырак текст белән чыганактан таныша аласыз: http://matbugat.ru/news/?id=3826 |