Җомга, 26.04.2024, 09:20
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог статей

Баш бит » Мәкаләләр » Фантаст язучылар турында

Джон Ро́нальд Руэл То́лкин
Джон Ро́нальд Руэл То́лкин (инг. John Ronald Reuel Tolkien; 1892 елның 3 гыйнвары — 1973 елның 2 сентябре) — инглиз язучысы, лингвист, филолог. Күбрәк «Хоббит» һәм «Балдаклар хөкемдары» трилогиясе авторы буларак мәгълүм.
Толкин Оксфорд университетында англосаксон теле, инглиз теле һәм әдәбияты профессоры була. Дини карашы буенча ортодоксаль католик. Якын дусты Клайв Льюис белән бергә «Инклинглар» әдәби җәмгыятенең әгъзасы була. 1972 елның 28 мартында Елизавета II карары буенча Британия империясе Ордены командоры исеменә лаек була.
Толкин вафат булганнан соң, улы Кристофер әтисенең дөнья күрмәгән берничә әсәрен бастырды, шул исәптән «Сильмариллион»ны да. Бу китап «Хоббит» һәм «Балдаклар хакимдары» белән бергә бердәм әкиятләр, шигырьләр, хикәяләр һәм уйлап чыгарылган телләр җыентыгын тәшкил итә.
Күп язучылар фэнтези жанрында Толкинга кадәр дә язганнар иде, ләкин зур популярлык һәм жанрга зур тәэсир ясаган өчен Толкинны хәзерге фэнтези жанрының «атасы» булып атыйлар.

Тормыш юлы
Балачак
Джон Рональд Руэл Толкин 1892 елның 3 гыйнварында Блумфонтейнда (Хәзерге КАҖ) дөньяга килә. Аның әти-әнисе, Артур Руэл Толкин (1857—1895), инглиз банкы идарәчесе, һәм Мейбл Толкин (1870—1904), Джонның тууы алдыннан күптән түгел Көньяк Африкага күчәләр. 1894 елның 17 февралендә Артур һәм Мейблның икенче улы Хилари Артур Руэл туды.
Балачакта Джонны тарантул тешли, һәм бу вакыйга киләчәктә аның иҗатына нык тәэсир ясый. Авыру малай артыннан Торнтон Куимби исемле табиб карый, һәм киләчәктә, кайберәүләр фикеренчә, ул Гэндальф прообразы була.
1895 елның башында, гаиләнең әтисе ревматик бизгәктән вафат булганнан соң, Толкиннар гаиләсе Англиягә кайта. Ике бала белән калган Мейбл туганнардан ярдәм сорарга мәҗбүр була. Гаилә Сэйрхоулда (ингл. Sarehole) яши башлый. Шул вакытта Мейбл Толкин динне тирәнтен өйрәнә башлый, католицизмны кабул итә, һәм балаларда да дингә мәхәббәтне тәрбияли, нәтиҗәдә Толкин гомере буена дини кеше булып кала.
Мейбл шулай ук балаларын латин теле нигезләренә өйрәтә , һәм шулай ук табигатькә һәм үсемлекләргә мәхәббәт тудыра. Толкин балачактан ук төрле пейзажларны һәм агачларны рәсемгә төшерергә ярата. Ул күп укый, һәм иң баштан ук Стивенсонның «Хәзинә утравы» һәм Гримм бертуганнарның «Гаммельн күсе тотучы» хикәяләрен яратмый. Ләкин аңа Льюис Кэрроллның «Алиса Могҗизалар дөньясында» әсәре, индеецлар турында хикәяләр, Джордж Макдональд иҗаты бик ошаган.
Толкин әнисе 1904 елда 34 яшьтә диабеттан үлә. Әнисенең үлеменнән тугыз ел үткәч, Толкин әнисен газап кичерергән кеше дип атады: "My own dear mother was a martyr indeed, and it is not to everybody that God grants so easy a way to his great gifts as he did to Hilary and myself, giving us a mother who killed herself with labour and trouble to ensure us keeping the faith. "- Толкин .
Үз үлеме алдыннан Мейбл балаларны тәрбияләү эшен әтисе Френсис Морганга тапшыра. Нәкъ Френсис Морган Толкинда тел белеменә карата мәхәббәт хисен тудыра.
Мәктәп алды чагын балалар табигатьтә үткәрделәр. Бу ике ел Толкин язган әсәрләргә нык тәэсир ясаган. 1900 елда Толкин Эдвард патша мәктәбенә (King Edward’s School) укырга керә, монда ул борынгы инглиз телен өйрәнә һәм башка телләрне дә өйрәнә башлый. Аның лингвистик сәләте тиз күренде, һәм ул эльфлар телләрен уйлап чыгара башлый. Соңарак ул изге Филипп мәктәбендә (St. Philip’s School) һәм оксфордның Эксетер көллиятендә укый.

Яшьлек
1911 елда Эдвард патша мәктәбендә укыганда, Толкин өч дусты, Боб Джилсон, Джеффри Смит һәм Кристофер Уайзмен, белән «Чәй клубы һәм барровиан җәмгыяте» (ингл. T.C.B.S., Tea Club and Barrovian Society) дигән серле оешманы ясады. Киләчәктә дә ул бу дуслары белән яхшы мөнәсәбәттә булыр.
1911 елның җәендә Джон Швейцариягә сәяхәт итә. 1968 елны язган хатта ул Бильбо Бэггинсның Томанлы таулар аша үткән юлы бу сәяхәткә нигезләнгән дип яза.
Шул елның октябрендә ул укуны Оксфорд университетының Эксетер көллиятендә дәвам итә.

Толкин гаиләсе
1908 елда ул киләчәктә аның иҗатына нык тәэсир ясаган Эдит Мэри Бретт белән таныша. Гашыйк хисе аңа көллияткә керергә комачаулый, Эдит протестант тарафлы һәм Толкиннан өч яшькә олырак булды. Джон Френсиска 21 яшькә җитмәгәнче Эдитка бер хат та язмаячак дигән ант бирә һәм антын үти. Алар хәтта очрашмадылар һәм сөйләшмәделәр.
Толкинга 21 яшь тулган көнне үк ул Эдитка мәхәббәт хатын язып, аны кияүгә алырга нияте турында яза. Эдит исә Толкин аны онытты фикере белән инде башка кешегә кияүгә чыгырга ризылфгфн бирде. Нәтиҗәдә ул балдакны кияүгә кайтарып Толкинга кияүгә чыкты. Шулай ук ул, аның соравы буенча, католыйчылыкны кабул итә.
Аларның туйлары 1916 елның 22 мартында Уорик исемле инглиз шәһәрендә үтә. Алар бергә 56 ел яшәгәннәр һәм 4 бала тәрбияләделәр: Джон Фрэнсис Руэл (1917), Майкл Хилари Руэл (1920), Кристофер Руэл (1924), һәм кызлары Присцилла Мэри Руэл (1929).

Тормыш дәвамы
1915 елда университетны тәмамлап, Толкин Ланкашир укчылары полкына лейтенант булып хезмәт итергә китә. Тиздән ул фронтка китеп Беренче дөнья сугышында катнаша. Аның ике дусты үлгән Соммеда булган канлы сугыштан соң ул, сугышны нәфрәт итеп, хастаханәгә эләгеп, өйгә инвалид статусы белән кайтып китә.
Киләсе елларны ул фәнни карьерага багышлый: башта Лидс университетында укыта; аннары, 1922 елда, профессор исемен алып Оксфорд университетында эшли. Монда ул иң яшь профессорларның (30 яшь) берсе була, һәм тиздән дөньяда иң белемле филологларның берсе репутациясен яулый.
Шул вакытта ул, каләчәктә «Сильмариллион» әсәре булачак, Уртаҗир (Middle-Earth) риваятьләренең сериясен яза башлый. Аның гаиләсендә дүрт бала булды, алар өчен ул «Хоббитны» уйлап чыгарды, сөйләде, аннары язып алды. «Хоббит» 1937 елда сэр Стэнли Ануин тарафыннан бастырылачак. «Хоббит» зур популярлыкны яулаган, һәм Ануин Толкинга дәвамны язырга тәкъдим итте. Ләкин трилогия өстендә эш озак вакыт алган һәм китап фәкать 1954 елда язылып бетерелде. Трилогия бастырылды һәм колоссаль уңышны яулады. Моны автор да, Ануин да көтмәгәннәр (Ануин акчасын югалтачак дип уйлады, ләкин китап аңа бик ошау сәбәпле, ул аны барыбер бастырды).
1971 елда, аның хатыны вафат булганнан соң, Толкин Оксфордка кайта, әмма кыска, ләкин авыр авырудан соң, 1973 елның 2 сентябрендә вафат була. 1973 елдан соң аның бөтен чыккан әсәрләре улы Кристофер тарафыннан бастырыла.

Телләрне уйлап чыгару
Инде балачагында Толкин дуслары белән телләрне уйлап чыгару белән шөгыльләнде. Алар берничә телне үз араларында сөйләшү өчен уйлап чыгарганнар иде. Шушы булган телләрне өйрәнү һәм яңаларын уйлап чыгару мәхәббәте Толкинда гомере буена калган. Джон Толкин берничә уйлап чыгарылган телләрнең авторы, мәсәлән квенья (югары эльфлар теле), синдарин (соры эльфлар теле).
Толкин үзе берничә телне белгән.

Иҗаты
Толкинның төп иҗат җимешләре:
1925 — «Сэр Гавейн һәм Яшел Рыцарь» (E.B. Гордон белән бергә)
1937 — «Хоббит, яки бару һәм кайту» / The Hobbit or There and Back Again —бу китап белән Толкин дөнья әдәбиятына кергән. Башта китап гаилә әкияте буларак уйлап чыгарылды. Аннары ялгыш басмага эләгеп, хоббит сәяхәте турындагы әкият бөтен яшьтәге кешеләрдә популярлык казанган. Хәзер исә китап күбрәк Балдаклар хөкемдарының прологы буларак мәгълүм.
1945 — «Ниггль яфрагы» / Leaf by Niggle
1945 — «Аотру һәм Итрун турында баллада» / The Lay of Aotrou and Itroun
1949 — «Хэмлы Фермер Джайлс» / Farmer Giles of Ham
1953 — «Беорхтхельм улы Беорхтнот кайтуы» / The Homecoming of Beorhtnoth Beorhthelm’s Son (пьеса)
1954—1955 — «Балдаклар хөкемдары» / The Lord of the Rings. Бу китап инде 1970нче еллар уртасында дөньяда иң күп укылган һәм бастырылган китаплар арасына керде.
1954 — The Fellowship of the Ring
1954 — The Two Towers
1955 — The Return of the King
1962 — «Том Бомбадил сәяхәтләре» / The Adventures of Tom Bombadil and Other Verses from the Red Book (шигырьләр циклы).
1967 — The Road Goes Ever On
1977 — «Сильмариллион» / The Silmarillion (үлеменнән соң чыкты).
1980 — «Нуменор һәм Уртаҗирнең тәмамлаган әкиятләре» / Unfinished Tales of Númenor and Middle-earth (үлеменнән соң чыкты).
1983—1996 — «Уртаҗир тарихы» / The History of Middle-earth (үлеменнән соң чыкты).
1997 — «Роверандом» / The Roverandom (үлеменнән соң чыкты).
2007 — «Хурин балалары» / The Children of Húrin (үлеменнән соң чыкты).

Бүгенге көндә
Толкин иҗаты XX һәм хәтта XXI гасырларның дөнья мәдәниятына зур тәэсир ясаган. Алар күп тапкыр кино, мультипликацияләр, аудиопьессалар, театраль сәхнә, санак уеннары өчен адапцияләнгән. Алар буенча альбомнар, комикслар ясала. Әдәбиятта күп Толкинга охшатып язган әсәрләр бар.
Толкинның «Балдаклар хөкемдары» китабы күп тапкыр экраннарга төшерелде. Башта Ральф Бакши (1978) һәм Рэнкин/Бэсс (1980) мультипликацияләре буларак. 2001—2003 елларда Питер Джексон өч югарыбюджетлы блокбастер төшерде. Толкин китаплары буенча күп санак уеннары эшләнгән.

Толкин исеме белән аталган объектлар
астероид (2675) Tolkien;
диңгез кыскычы Leucothoe tolkieni.
стафилинида Gabrius tolkieni Schillhammer, 1997 (Непалда яши (Khandbari, Induwa Khola Valley));
трилобитлар төре Tolkienia .





Чыганак: http://tt.wikipedia.org/wiki/Джон_Рональд_Руэл_Толкин
Категория: Фантаст язучылар турында | Добавил: Khalit (04.10.2011)
Караулар: 1490 | Теглар: Джон Рональд Руэл Толкин тормыш юлы, иҗаты | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Фантастика, фэнтези жанрларының кайсысы Сезгә ныгырак охшый?
Барлыгы җаваплар: 16
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру