Пәнҗешәмбе, 14.11.2019, 20:20
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

Каталог статей

Баш бит » Мәкаләләр » Фантаст язучылар турында

"Талантливый ты, Человек!"

Литературно-музыкальная композиция "Талантливый ты, Человек!"

Замалиева Альбина Минзиевна, учитель татарского языка и литературы

Цели мероприятия: 

-  ознакомить учащихся с жизнью и творчеством  татарского писателя  Р. Фаизова, 
- прививать любовь к изучению произведений татарских писателей, 
-  через его творчество воспитать в детях чувство любви к Родине, к своему народу, к природе родного края, 
- воспитывать в учениках нравственные качества на примере жизни писателя.  

Аудитория: мероприятие проводится для учащихся старших классов.

Талантлы син, Кеше туганым!
(Якташ язучыбыз Радик Фәизов белән очрашу кичәсе)
  Кичә барышы.
А.б. Исәнмесез, хәерле көн  мөхтәрәм кунагыбыз, хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар! Хәерле көн! Бүген бездә бәйрәм, матур бәйрәм. Без бүген бик бәхетле, чөнки бездә, безнең белән янәшәдә олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле язучыбыз, якташыбыз Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе  - Радик Хәбибрахман улы Фәизов.
  Талантлы якташыбыз! Без, китап сөючеләр,  Радик абый, сезнең кебек төпле фикерле, тормышчан әсәрләр иҗат итүче язучы белән очрашуыбызга чиксез шатбыз.  Ә инде сезне күрү ягымлы тавышыгызны  ишетү, якыннан аралаша  алуыбыз аеруча кадерле.
  Радик абыйга килсәк, табигатьнең иң ямьле, дөньяның яшеллеккә күмелеп, шау чәчәккә төренгән, хезмәт белән кайнаган май уртасында дөньяга килүе, чишмә-инешләргә, болын – кырларга бай Әтнә төбәгенең Дусым авылыннан булуы барыбызга да таныш, бик таныштыр, мөгаен.
Җир йөзендә 75 елга якын гомер итеп, байтак кына авыр, гыйбрәтле, сикәлтәле юллар үтеп, кырыс елларның ачы хәсрәтен үз җилкәсендә татыган сабыр, изге, туры сүзле язучыбызның әдәбият өлкәсенә соңлабрак аяк басуы да бер дә юкка түгелдер. Карап торышка гади генә тоелган биографиясенә игътибар итсәк, бик гадәти түгел шул, нәкъ менә җырдагыча: 
"Бу дөньяга без килгәнбез икән,
Юкка түгел, юкка түгелдер.
  Җыр: "Юкка түгел, юкка түгелдер” Н. Нәҗми сүзләре.
А.б. 

Урал якларында йөргән чакта,
  Урал ташларына абынып,
  Йөргәнсеңдер туган авылыңның
  Яшел урамнарын сагынып.
Туган яклар илһам бирә икән
Бер-бер артлы китап чыгардың:
"Телсез егет”еңнең мәхәббәте,
Тетрәндерде күңел кылларын.
  "Ике әни” еңне бердәй күрдең 
"Ак каз”ыңны мактап җырладың –
Шундый әйбәт әсәрләрең
Халкым йөрәгенә юл алдың.
  В. Рәхимов.

  Әйе, Радик абый күпләгән хикәяләре, үзенчәлекле әсәрләре, йөзләгән мәкалә, очерклары белән халкыбыз йөрәгенә, укучылар күңеленә юл тапты.
Мәктәптә укыганда шигырьләр язу белән мавыккан егет хикәяләр остасына әйләнә. 1965-1968 елларда хикәяләре тупланган өч китабы басылып чыга. Безнең туган төбәгебездә, районда яшәп искиткеч әсәрләр иҗат итүе - зур батырлыктыр ул. 
Ятимлекнең ни икәнен бик иртә татырга туры килгәнгә, әниләр турында җанга үтеп, күңелләрне нечкәртердәй зур тәрбияви әһәмияткә ия булган "Ике әни” повесте, "Әнием куллары” хикәясен иҗат итәдер, мөгаен. 
Әйдәгез, "Әнием куллары” хикәясен тыңлап үтик. ("Адымнарым” китабы, 242 бит)
А.б. Әдипнең иҗаты үзенчәлекле: бер яктан, әсәрләре тормышчан, геройлары да гади кешеләр, ә икенче яктан, алар фәлсәфи уйлануларга корылган. Радик абый яшүсмерләр, балалар өчен дә фантастик әсәрләр иҗат итә. Без яратып укырга өлгергән "Галәм кызы” җыентыгында тупланган хикәяләрендә фантастика белән реаль тормыш шулкадәр оста итеп үрелгән, аның кайда әкият, кайда чынбарлык икәнен дә онытып, андагы мавыктыргыч вакыйгалар эчендә яши башлыйсың. Илһамланып, хис дәрьясына чумасың. Әйдәгез, берничә мизгел эчендә без дә хисләр дөньясына күз салыйк әле. 
"Галәм кызы” хикәясеннән өзек карап китегез. 
  Ринат авылга гөмбәгә барырга җыена. Шулвакыт ишектән Әнвәр килеп керә. Ул бик дулкынланган.
 Ринат.  Нигә болай каушап калдың ?
 Әнвәр. Әллә нәрсә булды миңа Ринат дус. Үзем дә аңламыйм. (Әрле-бирле йөренә) Гаҗәеп бер төш күрдем бит әле мин. Төш тә түгел, әллә нинди  кинофильм күргәндәй булдым. Хәтта  алар белән сөйләштем дә әле. Нәрсә булды инде, үзем дә белмим.
 Ринат.  Нәрсәсенә исең китте аның? Кичә кичтән берәр кино карагансыңдыр әле, шул  төшеңә кергәндер. (Ул Әнвәр янына утыра үзенең куллары җиңелчә генә калтырыйлар)
Әнвәр.  Тыңла әле дустым.  Мин ниндидер диңгез ярында, биек кыя өстендә басып торам. Ә диңгезе безнең җирдәге диңгезләргә бер дә охшамаган. Дулкыннары кап-кара ул диңгезнең. Үзе ялтырап тора! Ә тирә-яктагы бар нәрсәләр сары төстә. Урманнар, үләннәр, таулар да. Хәтта аяз күк йөзе дә саргылт сыман. 
Иң гаҗәбе шунда: минем белән янәшәдә генә безнең җир кызларына охшамаган бер кыз басып тора. Ул кызның чәчләре ап-ак, ялтырап тора. Төз, нәфис гәүдәсен  эре-эре тәңкәләр каплаган. Бармаклары искиткеч озын, ә аяклары балык йөзгечләрен хәтерләтәләр. Ә менә иңбашларында,  битендә тәңкәләр юк. Яңаклары кызарып пешкән алмадай саргылт-алсу. Гаҗәеп матур көмеш кашлары астындагы күзләре яктырып, нур чәчеп торалар сыман...
Ринат.  Әй син, күзгә төтен җибәрмисеңме соң? (Көлемсерәп) Гаҗәп!?
Әнвәр.  Әллә миңа ышанмыйсыңмы? Ышанмасаң ышанма! Ә мин сөйләп бетерим әле... Кыз миңа карап елмая, нидер әйтә кебек. Сүзләрен ишетмим. Шулай да нәрсә әйтергә теләгәне аңыма аермачык килеп җитә. "Җир планетасы егете, галәм кызыннан сәлам сиңа! Син бер дә курыкма! Син җирдә. Ә минем уйларым синең уйларыңны белә. Мин тәҗрибәче галимнәрнең берсе булам. Күптәннән  үзебездән ерак планетада яшәгән акыл ияләре галәмгә җибәрергә мөмкин булган  сигналларны тоту буенча тәҗрибәләр башланган иде. Мин бүген уңышка ирештем. Мин бик бәхетле. Мин синең уйларыңны беләм.  Үземнең уйларымны сиңа  җиткерә алам. Күрәсеңме, безнең  планета нинди гүзәл. Ә синең уйларың буталчык. Син йоклыйсың, ахры, егет...”
  Шул вакыт мин  кузгалып киттем һәм уяндым. 
Ринат.  Әйе, дөрестән дә бик сәер хәл бу... Ә син авырмыйсыңмы соң ?
Әнвәр.  Нинди сүз сөйлисең?!  Минем боксёр икәнне беләсең бит инде. Ринат, беләсеңме, тагын нәрсәсе гаҗәп әле моның? Кичә бүлмәдә бөркү булгач,  урынны телевизор янына, идәнгә түшәгән идем. Төнлә уянып киткәндә, телевизорның антенна кабелен учыма кыскан идем. (Бүлмә буйлап йөренә)
Ринат. Әллә телевизор тапшыруларының  берәр тәэсире булдымы икән? Саташкансыңдыр син! 
Әнвәр. (үпкәләгән кебек) Юк инде, Ринат. Бернинди саташу түгел. Мин ул диңгезне, сары тауларны, көмеш тәңкәле кызны аермачык күрдем бит. Минем ул кызны тагын күрәсем, тагын сөйләшәсем килә әле. (Чигәләрен тота)
Ринат. Менә нәрсә, Әнвәр дус. Шул антенна кабелен яңадан кулыңа бәйләп ятып кара әле син. Әгәр тагын шундый хәл кабатланса, һичшиксез миңа хәбәр итәрсең. Вәгъдәме? 
Әнвәр. Вәгъдә, дускай! Вәгъдә! Эх, тагын бер күрсәмме мин аны?!
А.б. Шигырь, хикәяләре белән матбугатта еш күренгән каләм иясен район газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә алалар. Ә 1973 елдан Радик абый - җаваплы сәркатип. 
Белеп, күреп, укып торабыз. "Арча хәбәрләре”, "Шәһри Казан”, "Ватаным Татарстан”, "Мәдәни җомга” газеталарында Радик абыйның бик күп мәкалә, очерклары бастырылып килә.  Радик абый тормышның иң кайнар проблемалары турында үз сүзен, үз фикерен җиткерергә омтыла. Шул ук вакытта аның иҗаты юмор-сатира белән дә тыгыз үрелгән: фельетон, мәзәкле кыска хикәяләр остасы да әле ул. Аның безгә "Хыялый”, "Йомыкый” кебек фельетоннары яхшы таныш. Ә хәзер "Йомыкый” исемле юмористик хикәясен тыңлап китик. ( Бер укучы сәнгатьле итеп укый)
Безнең талантлы язучыбыз Радик абыйның  гамьсез, күңелле балачагын йөрәкләрдә уелып, җаннарны телгәләгән Сугыш, миһербансыз сугыш урлаган. Шушы кырыс елларның каһәрле төннәрен, ачлы-туклы, ялангач көннәрен искә алсак, авыр балачак елларыгызны кабат хәтерләтеп күңелегезгә яра салсак, безне гафу итәрсез, Радик абый. Тик ул елларда сезнең кебек балаларның, ялгыз аналарның  күргән михнәтләре биһисап бит. 
Шул елларның ачы мизгелләрен күз алдыннан үткәреп, без укучыларга барып ирешердәй үтемле әсәрләр иҗат итүегезгә чиксез рәхмәтлебез. "Яшьлек юллары” повесте бу яктан караганда, аерым бер урын алып тора. Анда сугыш елларының кырыс чынбарлыгы, зурлар белән беррәттән, балалар һәм үсмерләрнең дә авыр сынауларга дучар булулары тасвирлана. Ә инде "Адымнарым” исемле автобиографик повестьлар җыентыгына кертелгән "Шәм” хикәясе утлы еллар кайтавазы булып әле дә яңгырый кебек. "Шәм”  хикәясе.  Ачлыкка чыдый алмыйча шәм ашарга да риза булган малайны карап китик әле. 
(Сәхнә бизәлеше)
Өй эче. Өстәлдә бер генә ризык бөртеге юк. Малайлар сәке тактасын тау итеп, шуып уйныйлар. Зәйтүнә өйдә юк. Ләлә белән Клара бер-берсенә аркаларын терәп урындыкта утыралар. Өсләрендә юка гына күлмәкләр. Өйдә ашарга берни дә юк.  Балалар бик ачыкканнар. Алар үзара уйныйлар. Шулвакыт Радик Рифатның кулындагы шәмне күреп ала. Шәмнең яртысы янган, яртысы гына калган. Рифат кулына шәм тоткан килеш читкә китеп шәмне ашап  бетерә. Аны Радик күрми. Ул икенче читтә була.
Клара.  Ләлә, мин бик туңдым бит. Бу Зәйтүнә апа кая китте соң, ә?
Ләлә.  Мин дә бик туңдым. Ашыйсым да бик килә.
Радик.  Әллә безне тук диеп беләсезме? Ашыйсы килгән онытылып  торсын өчен уйныйбыз инде без.
Рифат.  Эх, Зәйтүнә апа кайтып керсә, учакка ягып җибәрер иде. Казан астына яккач, өй дә яктырып китәр иде. Караңгылана да башлады бит инде. Нишләп кайтмый  бу апа?
Ләлә. Безнең Зөйтүнә апаны беләсез ич инде, бер чыгып китсә, кайтып керә белми. Фаяз абый белсә, кирәген бирер әле.
Радик. Әйдәгез, берәр уен уйныйк, ичмасам. Бик каты ашыйсы килә бит, чыдар әмәл юк. Әллә Зәйтүнә апа кайтса,  теге галәмәттә тәмле чикмәнле бәрәңге пешерер иде.  (Шулвакыт Фаяз кайтып керә. Ул атлар карый, кулында чыбыркы. Өйдә ашарга юклыкны, салкын икәнен белеп)
Фаяз. Зәйтүнә кайда? Ник ашарга пешереп куймады? (Берәү дә дәшми) Зәйтүнә кайда дим мин сезгә!
Балалар. (бергә) Белмибез.
Фаяз. Тагын биләмдә йөри икән. Ну, кайтып кына керсен әле. (Чыбыркысын ташлый) Бу өйне кем тузгытты? Кем кушты? Ник өйдә тәртип бозасыз? (Балалар дәшми) Әти киткәндә ни дип әйтте?
Радик. Тәртип бозмаска дип әйтте. 
Фаяз. Ә монда кайда тәртип? (Балалар тиз генә өйне тәртипкә китерәләр дә сәкегә тезелешеп менеп утыралар. Фаяз чабаталарын салып, өстендәге бишмәтен салып куя. Кулына агач табак тотып, идән астына бәрәңге алып менәргә диеп өйгә кереп китә. Шулвакыт балаларга кычкыра.)
Фаяз. Шәмне бирегез әле, шәм кайда? (Балалар бар да шәм эзләргә керешә. Өстәл, сәке асларын карыйлар, әмма шәм табылмый.)
Фаяз. Табасызмы сез шәмне, юкмы?! (Балалар кабат эзлиләр, тик шәмне таба алмыйлар. Фаяз балаларны кулларыннан, күлмәкләреннән тарткалап, үзе каршысына бастырып тезеп куя. Ләлә белән Рифат еларга ук керешәләр.) Кая куйдыгыз шәмне? Әйтәсезме, юкмы? (Балалар дәшми.) Энеләрем, сеңелләрем, җанашларым! Мин ничек итеп бәрәңге алып менәм хәзер? Ул шәм иң соңгысы, иң кадерлесе иде бит. 10 ау булганда ярар иде дә, үзе дә ярты гына  иде бит ул. Үзегезнең дә карын ач бит, нишлибез хәзер? (Фаяз чыбыркысын кабат кулына ала. Бу юлы Клара белән Радик та куркып калалар.)
Фаяз. Кайда шәм, аны бүген кем тотты? Әйтегез хәзер үк! (Дәшүче юк) Ярар, бүген ач утырабыз. Төне буе ашамыйча утырабыз. Мин соңгы тапкыр сорыйм, кем югалтты шәмне? (Чыбыркысын өскә күтәреп. Балалар куркып, дерелдәп торалар.)
Рифат. (кулларын артка куеп) Мин югалттым, Фаяз абый. Мин югалттым шәмне.
Фаяз. (Рифатның иңеннән тотып) Кая куйдың? Җәтрәк әйт!
Рифат. Ул юк, шәм юк.
Фаяз. (ачуланып) Ничек? Кая куйдың?
Рифат. Мин, мин, мин аны ашадым.
Фаяз. (аптырап) Ничек инде ашадың? Шәмне ашап буламыни?
Рифат. Ашыйсым бик килде, карыным ачты. Шуңа ашадым.
Радик. (аптырап) Хәзер нишлибез инде, Рифатка нәрсә була инде?
Фаяз. (әкрен генә Рифатны кочып ала да, елап) Син миңа ачуланма инде, энем. Үпкәләмә инде. Мин бит белмәдем. Синең шәмне ашаганыңны белмәдем...  Ә хәзер әйдәгез, ни дә булса әзерләп ашарга кирәк... (Кереп китәләр)
А.б.  Укыган саен укыйсы килеп, тиз укылып, гади тел белән тасвирлануы белән аерылып тора Радик абыйның әсәрләре. "Үткән гомер – янган күмер”, "Тәңре хөкеме” әсәрләрендә табигатьне җәберләү, җир шарындагы бик зур һәлакәт булуы, анда очраклы рәвештә генә берничә кешенең исән калуы турында ачык тасвирлана. Ә инде "Ак каз” китабы - өченче меңьеллык башында басылып чыккан яңа китап. 
Җыентык шул исемдәге повесть белән ачыла. Таһирҗаннар гаиләсенең "зур, гайрәтле бәбкәләрен хәсиятләп үстерә торган ак каз”ын язучыбыз, өлкән әдипләргә генә хас булган шундый бер җылылык, сагышлы мәхәббәт белән сурәтли ки: безнең күз алдында каз үзе дә җанлы булып гәүдәләнә, хәтта без аның бик ерактан тавышын да ишетәбез кебек. Ниндидер иркенлеккә, сафлыкка чакыру авазын.
Әйе, гомерләр узган саен балачакның яшел чирәмнәрен, яшьлекнең хисле мизгелләрен, туган якның саф һавасын, нәни колынын һәм , ниһаять, ак казларын уйлап кабаттан еракта, бик еракта калган сабый чакка әйләнеп кайтасың. Тынгысыз күңел, чуарланган йөрәк һаман да нидер көтә, өмет итә.
Җыр: "Гомерләр үтә икән ул”
  Җыентыкта әдипнең "Телсез”, "Көнбагыш чәчәкләре”, "Гөли” кебек һәркемне сокландырган, тирән мәхәббәт белән сугарылган хикәяләрен бер генә җөмлә белән кеше җанына үтәрдәй итеп сурәтләргә дә мөмкин түгел. Аларның һәркайсын укырга, үз күңелең  аша үткәрергә кирәк. Тумыштан чукрак – телсез булып, ләкин бик тә чибәр, яхшы күңелле Хәйдәрнең Сәгыйдә исемле яшь киленгә гыйшкы шундый саф һәм җылы итеп сурәтләнгән. 
  Ә инде үзе 15-16 яшькә җитеп тә ...  акылы нарасыйлыктан чыкмаган  Гөли  дә хикәядә ышанучан, миһербанлы кыз итеп чагылдырыла. Аның да көтүче егет Рәсимгә булган мәхәббәте чын һәм самими. Ләкин аларның мәхәббәтләре өметсез. "Көнбагыш чәчәкләре” хикәясендәге Сәүбән белән Сәрияләрнең мәхәббәте мәктәп бусагасыннан башлана. 
Кайсын гына алсаң да, чын һәм кабатланмас бу хикәяләрне кат-кат кулга алып укыйсы килә. Гыйбрәтле, күпләребезгә сабак алыр өчен укырлык.
  Язучылар берлеге әгъзасы Радик абый Фәизов берничә еллар инде үзе оештырган "Тукай якташы” түгәрәгенә җитәкчелек итә. Язучыбыз яшь көчләрне барлап, аларның кулъязмаларын тикшереп, тәүге адымнарына фатиха бирүдә зур өлеш кертә. Бүгенге кичәбездә әлеге түгәрәккә йөрүче укучыларга һәм, әлбәттә, аларның җитәкчеләре  татар теле һәм әдәбияты укытучысына  сүз бирик әле. Рәхим итегез.
Ә хәзер кичәбезне дәвам итеп, талантлы каләм иясе Радик абыйга сүз бирик . Рәхим итегез! 
  Бик зур рәхмәт сезгә, Радик абый. Киләчәктә дә тормыштан ямь табып, матур әсәрләр иҗат итеп, яңалыкка, алга омтылып яшәгез. Иҗат ялкыннарыгыз сүрелмәсен, илһамыгыз кимемәсен! Татар әдәбиятында беркемне дә кабатламас урын алып торучы, мәңге янып иҗат итүче язучыбыз булып калыгыз! Бик зур рәхмәт сезгә безнең чакыруыбызны искә алып килгәнегез өчен, җылы сүзләрегез өчен. Сезгә озын гомер юллары, ныклы сәламәтлек, иминлек телим. Радик абый сезгә якташыбыз Вәзыйх Рәхимовның шигырь юлларын бүләк итәм:

  Бүген бары телибез без,
  Олы бәхет, сиңа, тазалык
  Матур исемең калсын матур итеп
  Татар тарихына язарлык!

Сезнең белән тагын очрашулар көтеп калабыз. 

Категория: Фантаст язучылар турында | Добавил: Khalit (18.05.2011)
Караулар: 2450 | Комментарийлар: 2 | Теглар: татар фантастикасы, Радик Фэизов | Рейтинг: 5.0/1
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы язучының иҗаты сезгә якын?
Барлыгы җаваплар: 45
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру