ӘДӘБИЯТ 5 КЛАСС - ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ ӘКИЯТЛӘР ТУРЫНДА Безнең халык әкиятләр сөйләргә бик һәвәс. Ул әкиятләрне күңел кузгатырлык итеп, тәмләп, яратып сөйли белә. Иҗат талантының җимеше булган әкияттә берсеннән-берсе кызыклы, маҗаралы вакыйгалар үрелеп кенә бара. Шунлыктан әкият тыңлаучыны тиз җәлеп итә, аны бай хыял дөньясына алып керә, бигрәк тә балаларны әсәрләндерә. Анда халкыбызның уй-теләкләре, якты омтылышы, гаделлек һәм тәвәккәллек сыйфатлары калку сурәтләнә. Әкият — халык авыз иҗатының бик борынгы төрләреннән берсе. Аның килеп чыгуын еллар саны белән генә билгеләп булмый. Ул — сәнгәтчә фикер үсешенең гасырлар дәвамында формалашып килүен күрсәтә торган якты үрнәк. Әкиятләр башта талантлы кешеләр тарафыннан иҗат ителә, соңыннан авыздан-авызга, телдән-телгә күчеп тарала. Күчеш протсессында ул фикри баей, заман үзгәрешләрен ала, матурлана һәм төзекләнә бара. Әкияттә вакыйгалар тиз алмашынып тора, күз ачып йомганчы әкият герое колак ишетмәгән җирләргә барып җитә. Ул — халык баласы, ярлы егет, карт белән карчыкның төпчек улы була, туган халкының бәхете өчен көрәшеп йөри, явыз көчләрне җиңеп, һәрчак азатлык яулап ала. Татар халык әкиятләрендә очрый торган ярлы егетләрнең барысына да диярлек бер үк төрле уңай сыйфатлар хас: алар тапкыр сүзле, бик акыллы, күркәм холыклы һәм гаят булдыклы итеп тасвирлана. Әкият герое үз язмышы турында күп уйлап тормый, ул бары хәрәкәт итә, патша сараена баргач та көтеп тормый, керергә рөхсәт тә сорамый, бара да керә. Бу яктан ул язма әдәбият образларыннан аерылып тора. Әкиятләр, эчтәлегенә карап, төрләргә бүлеп өйрәнелә. Алар-ның бер төре фантастик яки тылсымлы әкиятләр дип йөртелә. Чөнки алар хыялга (фантазиягә) гаят бай: иксез-чиксез диңгезләр, кеше үтә алмаслык кара урманнар, башын күккә чөйгән биек таулар, бер төн эчендә ясалган гүзәл сарайлар, эрактан күрсәтә торган сихри көзгеләр һәм тагын җир астындагы гаҗәеп дөнья турында сөйләнелә. Фантастик әкиятләр, башка төр әкиятләргә караганда, күләмнәре ягыннан зуррак, катлаулырак вакыйгаларны чагылдыра. Аларда хәрәкәт бик кызу, вакыйгалар әле чиксез зурайтылып (гипербола), әле бик кечерәйтелеп (литота) бирелә: Таңбатыр («Таңбатыр») җиде чуен капканы чукмары белән бер сугуда коеп төшерә, шулай ук җиде, тугыз, унике башлы диюләрне җиңә. Кешене йотып җибәрә торган убырлы карчык гаҗәпләнү, сискәнү хисләрен тудыра. Алтын, көмеш, бакыр сарайларның күкәй хәтле генә калуы, киселгән баш бармакка сыеп бетә алган егет күренеш һәм вакыйгаларны гаят кечерәйтеп күз алдына бастыра. Тылсымлы әкиятләрнең геройлары мифлар1: дию пәрие, убырлы карчык, су анасы, йорт иясе һ. б. Алар бик борынгы заманнарда ук уйлап чыгарылганнар һәм ерак бабаларыбыз-ның тышкы дөнья күренешләрен ничек күзаллавын чагылдыралар. Әкиятләрнең икенче төре — хайваннар турындагы әкиятләр. Башкаларга караганда бу төр — иң борынгысы, ахыры. Чөнки ерак бабаларыбызга иң элек дүрт аяклы хайваннардан сакланырга кирәк булгандыр. Моның өчен алар төрле ырымнар уйлап чыгарганнар, тора-бара хайваннар дөньясын өйрәнеп, аучылык кылганнар. Бу төр әкиятләрдә катнашучылар да — хайваннар. Алар-ның һәркайсы билгеле бер сыйфатка ия булган: бүре — комсыз, усал, куян — куркак, аю — авыр табигәтле, төлке — мәкерле, хәйләкәр, бик ялагай, куштан һәм алдакчы, ат — бик турылыклы, сарык — аңгыра, кәҗә тапкыр һәм хәйләкәр итеп сурәтләнә. Әкиятләрдәге хайван образлары аша кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр чагыла, аларның аерым сыйфатларына ишарә ителә. Өченче төр — тормыш-көнкүреш әкиятләре. Алар, күләм ягыннан кыска булып, чынбарлык вакыйгаларын чагылдыралар. Мондый әкиятләрнең геройлары да тормыштан алына: көтүче егет, таз, акыллы килен, усал каенана, куркак солдат, тапкыр кыз һ. б. лар. Тормыш-көнкүреш әкиятләрендә саранлык, ялагайлык, ялкаулык кебек тискәре сыйфатлар тәнкыйтләнә, андыйлардан халык ачы итеп көлә. Әкиятләрнең теле бик образлы, төрле бизәкләргә, сурәтләү чараларына гаят бай (мәсәлән: алтмыш колачлы ала айгыр; ат килсә, тоягы көя, кош килсә, канаты көя торган җир). Әкиятләрдә чеметтереп ала торган усал көлү белән бергә шаян тон, үткен юмор, җиңелче көлүне дә очратырга мөмкин. Әкиятне җанлы, кызыклы итеп сөйләүче кеше образы бик әһәмиятле. Әкият сөйләүче телендә бөтен нәрсә җанлана, әллә нинди төсләргә кереп балкый. Әкият сөйләүче телендә интонация төсмерләре алмашынып тора, гаҗәпләнү, сөенү, сагышлану, нәфрәтләнү, соклану һәм башка хисләрне тудыра. Әкиятләр сөйләм телен үстерүгә ярдәм итәләр, алардагы чикләнмәгән хыял байлыгы яш кешенең акыл зирәклеген арттыра, тормыштагы төрле хәлләрне бәяли белергә өйрәтә. * * * Гипербола (грек сүзе) — вакыйга һәм күренешләрне артык зурайтып сурәтләү. Литота (грек сүзе) — вакыйгаларны бик кечерәйтеп тасвир итү. Фантастика (грекча «хыял», «уйлап чыгару») — чынбарлыкны сәнгәтчә тасвирлауның үзенчәлекле ысулы. Әкиятләрдә чынбарлык элементлары белән табигый булмаган күренешләр үзара ярашып киләләр. Тылсымлы әкиятләр фантастик вакыйгаларга аеруча бай. |