Җомга, 26.04.2024, 02:54
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ФАНТАТ Блогы

Баш бит » 2012 » Январь » 4 » 2012 елның иң көтелгән кинопремьералары
01:06
2012 елның иң көтелгән кинопремьералары
Рашат Якупов

Ел ахырында йомгаклар ясау гадәте булса, яңа ел башында үз хокукларына кергән елга планнар кора башлыйлар. Халыкара кинематограф өлкәсендә 2012 ел нинди проектлар белән истә калырга җыена? Игътибарыгызга елның иң көтелгән фильмнарын тәкъдим итәбез.


Елның иң көтелгән фильмы исеменә күп кенә кинопроектлар дәгъва итә. Төрле сайтларда иң зур рейтинг җыйганнар арасында – "The Hobbit: An Unexpected Journey” ("Хоббит: Көтелмәгән сәяхәт”) фильмы.

Фэнтези жанрына нигез салган мәшһүр Джон Рональд Руэл Толкин әсәре нигезендә төшерелә торган бу әкият инде мәшһүр булган "The Lord of the Rings” ("Балдаклар хөкемдары”) фильмының алтарихы булып тора. Фильмны төшерү төркеме дә, актерлар да шул ук. Режиссер Питер Джексон, оператор Эндрю Лесни, композитор Говард Шор һәм башкалар бу фильм өчен дә дистәләгән Оскар алырга җыеналардыр, мөгаен.

Исегезгә төшерәбез, "Балдаклар хөкемдары”ның соңгы, өченче фильмы 11 Оскар бүләгенә лаек булган иде.

Фильмда төп рольне "Шерлок” сериалы аша танылу алган Мартин Фриман башкара. "Балдаклар хөкемдары”ннан бирегә Элайджа Вуд, Иэн МакКеллен, Кейт Бланшетт һәм башка күренекле кинойолдызар "күчте”.
Фильм трейлеры:



"Кинопоиск” исемлеге

Русиядә кинематографка багышланган иң популяр "Кинопоиск" сайтында "Иң көтелгән фильмнар” исемлегенең җиденче урынында "Chronicle” ("Хроника”) кинопроекты тора. Көннән-көн тормышыбызда интернет зуррак роль уйный башлый. Бу кино виртуаль дөньяда чамадан тыш вакыт үткәрүнең куркынычлыгы турында сөйли.

Соңгы елларда аеруча популяр булып киткән Тим Бертон да 2012 елда тамашачыларны шатландырырга тели: Джонни Депп, Ева Грин, Мишель Пфайффер, Хелена Бонем Картер һәм башка "беренче класс”лы йолдызлар катнашында "Dark Shadows” ("Караңгы күләгәләр”) фильмы бу елны чыгачак. Үз стиленә тугрыклы булган режиссер фильмы чынлап та "караңгы”: ул вампир маҗараларына багышланган.

Бу елда фәнни фантастика да күп көтелә. Мәсәлән, галәмгә сәяхәткә чыгачак галимнәр турында "Prometheus” ("Прометей”) фильмы булачак. Инкарнация турындагы "Cloud Atlas” ("Болытлы атлас”) проекты да көтелгән фильмнар арасында.

Җәй көннәре кино яратучыларны Кристофер Ноланның "The Dark Knight Rises” ("Караңгы рыцарь күтәрелә”) фильмы белән шатландырачак. Һолливудның иң мәшһүр актерларын туплаган бу фильм миллионнарча тамашачыны җыйган трилогияне тәмамлачак.

Оскар бүләге

Кино дөньясындам елның иң зур вакыйгасы булачак Оскар бүләген тапшыру тантанасының рәсми постеры дөнья күрде. Элек тантананы Эдди Мерфи алып барачак дип хәбәр ителсә, хәзер Билли Кристал алып барачак диелә.

Оскар премиясен 26 февральдә тапшырачаклар.

Әлбәттә, 2012 елда меңләгән фильмнар чыгачак. Без сезгә аларның иң көтелгәннәрен генә тәкъдим иттек. Бу елда дөнья күрәчәк проектлар арасында американ кинолары гына түгел, татар фильмнары да булсын иде дигән өметтә калабыз.


Караулар: 1140 | Өстәде: Khalit | Рейтинг: 5.0/2
Барлыгы комментарийлар: 1
1 reeplelusia  
0
If you want to make $20-$50/hour and up to $3500/month of your time working at
home part-time then this is the most important message you’re ever going to read...

It may sound hard to believe, but it's true. There are thousands of companies out there who are willing to pay for your opinions regarding their products. This is an important part of product research, and they rely on people just like you for your honest opinion!

Imagine getting paid for doing things like:

- Trying out new menu items from popular restaurants
- Take short surveys about new cars that are coming out soon
- Give your opinion about new clothing and shoe designs
But here's a problem, it's very hard to find out best survey site and you probably can waste too much time,
but I just stumbled up website http://money-surveys.net where this guy Jack revealed his secret source where he registered and taking surveys in his free time and earning $265 within 12h and $1440 just within 2 weeks

Click Here To read this amazing story :
http://money-surveys.net

Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Фантастика, фэнтези жанрларының кайсысы Сезгә ныгырак охшый?
Барлыгы җаваплар: 16
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру