ФАНТАТ Блогы
Баш бит » Яңа Китаплар
Наиль Измаиловның "УБЫР" (урысча) китабына буктрейлер:
|
С. Кингның "Гөмбәз астында" ("ПОД КУПОЛОМ") романы чыгыгуына санаулы көннәр калды.Китапның тышлыгы шулай булачак: Чагыштыру өчен, башка телләрдә чыккан китапларның тышлыклары белән дә таныштырып үтәргә кирәктер. "Under the Dome" (Англ. изд. №1) - "Под куполом"
|
Алманда (Германияда) урыс язучы-фантаст Сергей Лукьяненконың "Непоседа" әсәре немец телендә басылып чыга. Бу турыда язучы үзенең ЖЖ блогында (http://dr-piliulkin.livejournal.com/) хәбәр итә. Китапның тиражы 25000 булачак! (Кайчан безнең татар фантастларының шундый тираж белән китаплары чыга башлар икән?) Немецчага тәрҗемә ясаучы - Кристина Пульман. Автор фикеренчә, тәрҗемәче әсәрнең бөтен нечкәлекләрен дә немец телендә бирергә тырышкан.
|
Татарстан китап нәшриятында язучы-фантаст Адлер Тимергалинның "Карурман аша" дигән китабы дөнья күрде. Авторның әлеге китабында совет режимы шартларында кеше шәхесенең фаҗигале борылышларын реалистик алымнар белән тәэсирле итеп сүрәтләгән "Игезәкләр" повесте, Ф.Әмирхан әсәреннән алынып, яңадан терелтелгән Фәтхулла хәзрәт образы аша торгынлык заманындагы совет чынбарлыгын сатирик планда тасвирлаган "Фәтхулла хәзрәтләре" фантастик повесте һәм башка әсәрләре урын алган.
|
Рәис Мөхәммәдиевның "Билгесез планета" китабыннан аерым әсәрләр бастырылды. Әсәрләрне сайтта уку белән беррәттән күчереп алырга да мөмкин (танышу өчен генә!)
|
|
|
Календарь
« Январь 2025 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|