Шимбә, 20.04.2024, 03:00
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ФАНТАТ Блогы

Баш бит » 2013 » Май » 27 » Адлер Тимергалин: «Оялырлык хезмәтем юк»
11:47
Адлер Тимергалин: «Оялырлык хезмәтем юк»

81 яшен тутырган танылган әдибебез, атаклы фантаст-язучыбыз Адлер Камил улы ТИМЕРГАЛИН белән бер күрешү – бер гомер. Аның Рихард Зорге урамында урнашкан дүрт бүлмәле фатирына килеп керү белән үк әдәбият дөньясына эләгәсең. Һәр бүлмәдә китап, китап, китап… «Элегрәк 5-6 мең китабым бар иде, – ди Адлер абый үзенең өй китапханәсе турында. – Аларның бик күбесен китапханәләргә тапшырдым. Әмма хәзер дә китапсыз яшәүне күз алдыма китерә алмыйм. Тормышта иң яратканым – китап».

Адлер абый хәзер өеннән чыгып йөрми, инде дистә елдан артык аны астма дигән зәхмәт интектерә икән. Әмма тугызынчы дистәне ваклаган әдипнең компьютер, интернеттан аерылганы юк. Ул интернет аша республика гына түгел, дөнья хәлләре, бөтендөнья әдәбияты яңалыклары белән танышып бара. Язучы кулдан язарга да яратмый – иң уңае клавиатурада җыю, ди ул. «Роберт, уян, сөеклем!», «Кохау ронго-ронго», «Таш алиһә», «Фәтхулла хәзрәтләре», «Адашкан йолдыз» кебек хикәяләре, «Кайтыр юллар» повестьлар җыентыгы, «Русча-татарча техника терминнары», «Русча-татарча авыл хуҗалыгы терминнары», «Русча-татарча астрономия терминнары», «Русча-татарча физика терминнары» кебек хезмәтләр авторы бүгенгесе көндә дә тик ятмый. «Миллият сүзлеге» дип аталучы яңа төр сүзлекнең дәвамын әзерли ул. Әлеге хезмәтне сүзлек дип атау, бәлки, дөреслеккә дә туры килеп бетмидер – анда һәр сүзгә аңлатма конкрет мисаллар белән ныгытыла, тарихтан, әдәбияттан өстәмәләр китерелә.

Абажурлы керосин лампасы

– Минем балачак сугыш елларына туры килә, – дип искә ала Адлер абый Сарман районы Иске Минзәләбаш авылында калган балачагы турында. – Кечкенәдән китапка хирыс булдым. Без кечкенә вакытта фантастик әдәбият чыга башлады. «Капитан Грант балалары», «80 мең километр су астында» кебекләре истә. Шул вакытта ук хыялый нәрсәләр язгалый башладым. Кызганыч, аларның күбесе сакланмаган.

– Китапка хирыслык гаиләдә тәрбияләнгәндер?

– Әти-әнием укытучылар. Әтием каләм тибрәткән кеше. Без дүрт бала үстек – өч кыз туганым һәм мин. Өлкән апам Клара унынчыда укыганда өйгә астрономия китабы алып кайткан иде. Әлеге дәреслек аша мин беренче тапкыр ай, Марс кебек күк җисемнәре турында укып белдем. Яков Перельманның «Кызыклы астрономия»се авыл баласында ничек кызыксыну уятмасын ди? Ул вакытта әтием Камил мәктәп директоры булып эшли иде. Әле дә хәтеремдә – керосинлы лампага газетадан абажур ясый да төнен мәктәп кичәләре өчен сценарийлар яза. Аның Яңа ел бәйрәме өчен язылганнары аерата истә – бөтен авыл көтеп алган зур бәйрәм иде ич ул… Әнием Хатирә дә укытучылык юлын сайлаган кеше. Өй түрендә китап булуы безнең өчен гаҗәп түгел иде.

– Сугыш еллары әлеге тәртипкә төзәтмәләр кертми калмагандыр?

– Ул елларда әтине район башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп чакырдылар, соңрак шунда ук рәислек эшенә кереште. Без авылда тордык, әти кайтып йөри иде. Әмма башкарма комитет рәисе балалары булдык та башкалардан бер баш аерылып тордык дип әйтә алмыйм. 1942 елны безнең авылда шифаханә оештырырга мәҗбүр булдылар. Кыш чыккан бәрәңге кәлҗемәсе ашаган бик күп авылдаш белән саубуллаштык ул елны. Мин дә шулар исемлегендә булыр идем – ашау белән косарга керештем, ике-өч көннән кеше рәтенә кергәнмендер. Җәйгә чыккач урман, әрәмәлекләр, җиләк-җимеш коткарды тагын…

– Рәис баласы булгач, башкаларны көнләштерерлек итеп яшәмәдегез алайса?

– Юк, нинди көнләштерү ди? Без тормыш шартлары белән башкалардан ярты башка да аерылып тормадык. Байлыкның ни икәнен белмәгәч, ярлылык булып та тоелмаган ул чакта… Аралашып, дус булган Мөдәррис исемле егетнең бервакыт безгә йөгереп кергәне истә үзе. Хәлсезләнүе йөзенә үк чыккан. «Бер телем икмәк табып бир», – диде ул, көчкә-көчкә. Мин өйдән ипи чыгарып бирдем. Ашау мәсьәләсендә алай ук кытлык кичермәгәнбез, күрәсең. Әмма һәр нәрсә санаулы, чикле дигәндәй…

– Әтиегезнең каләм тибрәтүе әдәбиятка Адлер Тимергалин дигән язучыны әзерләп биргән, димәк.

– Әйе, әтинең каләм тибрәтүе, хәтердәге абажурлы керосин лампасы сәбәпче булгандыр, аннан «йоккандыр», дим. Әти белән әнинең вафатыннан соң мин авылдашларга аның бер куплет шигырен сөйләп күрсәткән идем – үлгәч, минем өчен туган авылым гына кала, дигән сүзләр бар иде анда. Авылдашлар елап тыңлады. Әти дә, әни дә күптән инде туган авыл зиратында…

Математикадан – әдәбиятка

– Адлер абый, Сез физика-математика факультетын тәмамлап, әдәбиятка килгән кеше. Бу бәйлелеккә күпер булып астрономия тордымы?

– Шулай дисәң дә буладыр. Минем бик кызыксынган өлкәм ул – астрономия. Әле хәзер дә астрономия терминнары сүзлеген әзерләп ятам. Без мәктәптә кечкенә генә китап укып чыксак та, аны яттан белү дәрәҗәсенә җитә идек бит. Космос, андагы тормыш, ачылмаган серләр, фантастика – бөтенесе бергә уралып яши. Менә бер караганда ике кулыңны ике кесәңә тыгып та илләр буенча сәяхәт кылып йөреп була, була һәр нәрсәне мыегыңа чорнап, аның төбенә төшәргә омтылу. Монда язучыга һич тә фантазия-хыялсыз булмый. Мин дә шуңа хыял канатында фантастика дигән диңгезгә кереп киткәнмендер. Әмма моның өчен физика-математика факультетында алган белемем ярдәмгә килде.

– Дөнья әдәбиятында Жюль Верн башлаган юлны татарлар арасында Сез дәвам иттегез дип беләм. Шәхсән үземнең Сезнең «Кохау ронго-ронго»гыздан соң тәэсирләнеп йөргәнем истә. Ничек язылды ул фантастика – гел хыялдан гына тормыйдыр бит?

– «Ронго-ронго»да хыял күбрәк. Ә кайбер әсәрләрем гипотезаларга да нигезләнә. Мисалга, хәзергесе көндә мамонт сөякләреннән мамонт булдыру турында фикер алышалар. Ә моның турында күптән фантастика язып чыккан иде инде. Фантастика ул шуның белән кызыклы да. Минем кайбер хикәяләрем бүген дә интернет битләрендә чагылыш таба, мисалга «Роберт, уян, сөеклем!» дигәненең кыскартылган вариантын укып була. Заманында «Уральский следопыт» журналы берничә хикәямне рус теленә тәрҗемә итеп бастырып чыгарган иде. Шунда минем фантастик әсәрләремә фәнни яктан җавап та эзләделәр. Фантастика тар кыса белән чикләнми бит – ул реаль әйберләрне алдан әйтергә дә сәләтле.

– Сиксәненче еллар башында Сез нәшриятта өлкән мөхәррир булып эшләгән кеше. Бусы да йөрәк кушуы идеме?

– Минем иң яратканым – китап. Китап укырга да яратам, китап чыгаручыларны да хөрмәт итәм. Шуңа да китап нәшриятында яратып эшләдем. Бүгенге китапның мөшкел хәлен бик авыр кичерәм. Басылып чыккан китапларның 90 процентының гына кирәге «ике сарылы»…

 – Сез ничәмә-ничә сүзлек авторы, бүген дә «Миллият сүзлеге»н төзү белән мәшгульсез. Үз әсәрләрегезгә вакыт җитмәгәнгә үкенмисезме?

– Һәр шагыйрь олыгайган көндә прозага китә. А.Азимов дигән Америка фантастын алыгыз. Роботлар турында беренче булып язып чыккан көчле фантаст, өлкәнәйгәч, фәнни-популяр әсәрләрдән ерагаеп, сүзлекләр төзүгә күчте. Лев Толстой кебек олуг язучы язу гына түгел, олыгайгач, хәтта әдәби әсәрләрне укый алмавын әйткән. Ул фәлсәфи юнәлештә уйлый башлаган кеше. Дарвинда да шул хәл күзәтелгән. Мин дә чыгарма түгел – өлкәнәйгәч, офыклар тарая, димме. Язасы килгән, төртеп куйган әйберләрем бар барын…

– Ә Сезнең холкыгыз нинди, Адлер абый?

– Мин антикоммунист кеше. Холкым белән йомшак. Кешеләрне рәнҗетүдән куркам – пүчтәк кеше, җинаятьче булса да, ул миңа иң элгәре – кеше. Йомшак кешедән файдаланучылар да юк түгел…

Әдәбият утырып калган

– Сез бүгенге әдәбияттан канәгатьме?

– Ничек канәгать булыйм ди? Мин сүзне романнар, калын-калын китаплардан башлар идем. Кирпеч калынлыгы романнар чоры күптән узды. Иң-иң дигән роман да 10 табактан артмаска тиеш. Чит илдә күптән 6-7 табаклы романнар чыгаралар. Ә бездә «фикер»не ун табакка да сыйдыра алмыйлар. Әдәбият искегә карап баруын дәвам итә әле. Ә безгә күптән тизлек заманы килде.

– Гаилә тормышыгыз, мәхәббәт турында да сорыйсы килә…

– Мәхәббәт, гаилә турында сөйләшәсем килми, бәлки, аларның уңышлы булмавыннандыр бу… Алсу исемле кызым бар, ул танылган рәссам. Әгерҗедә улым Рөстәм яши. Рөстәмнең Камил исемле улы, кызымның Вероника исемле баласы бар. Аралашып яшибез.

– Бәлки, бу өлкәдәге уңышсызлык чын иҗатчы ялгыз булырга тиеш дигән язылмаган кануннан киләдер?

– Бәлки. Элегрәк чорда, никах изге саналган чорда яшәгән булсак, бәлки, барысы да башкача булыр иде…

– Кеше олыгая-олыгая туган ягына тартыла, диләр. Сезгә кагыламы бу?

– Мин гасыр башыннан инде астма белән интегәм. Бүген ярымятак кешесе дисәм дә була. Элегрәк еш кайта идем авылга. Иске Минзәләбаш (иң беренчел исеме – Бикбулат Карьясы) белән элемтәм бүген дә тыгыз анысы – авылның мөшкел хәлләре турында да хәбәрдар. Авылдашлар белән һәрчак элемтәдә.

– Үз иҗатыгызга үзегез рәхмәтлеме?

– Иҗатым муллык китермәде анысы, әмма мин башкача яши алмас идем. Кызыл авызланып, колхоз төзелеше, кирәкле нәрсәләр турында мактап әйбер яза алмадым, алмыйм. Миңа бөртекләп җыйган рухи байлыгым да җитә. Фантастикадан чынбарлыкка килдем… Шөкер, оялырлык хезмәтем юк.

– Үзегезгә ниләр теләр идегез, Адлер абый?

– Кайчак авыртуларым басылып тора – шул вакытта рәхәт. Кызганыч, соңгы вакытта инде алары да бик сирәк…

«Матбугат».


Чыганак: "Дуслык" сайты
Категория: Мәкаләләр | Караулар: 5201 | Өстәде: Khalit | Теглар: адлер тимергалин | Рейтинг: 0.0/0
Барлыгы комментарийлар: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
Календарь
«  Май 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы вакытта яшәргә теләр идегез?
Барлыгы җаваплар: 19
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру