Җомга, 26.04.2024, 17:37
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ФАНТАТ Блогы

Баш бит » 2011 » Август » 18 » Һарри Поттер – тылсым һәм фәлсәфә тарихы
13:14
Һарри Поттер – тылсым һәм фәлсәфә тарихы
Бөтен дөнья шау-гөр китереп, "Һарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре:II өлеш" фильмының премьерасы булып узды. Әйе, бу фильм һәм гомумән, Һарри Поттер турында романнар сериясе – Поттериана – бүгенге көндә гаҗәеп популяр. Моның сәбәбе Поттериананың "шәйтани" темага булуында түгел, балалар һәм яшьләргә кешелекнең мәңгелек сорауларына җиңел генә җавап бирүендә. 
Һарри Поттер турындагы тарих – чоланда яшәгән ябык малайның Һогвартс тылсым мәктәбенә эләгүе һәм шунда 7 (дөресрәге, алты) ел белем туплавы, явызлык белән көрәшүе турында. Төп явыз образ – Лорд Волдеморт. Ләкин бу әсәр "фашист илбасарлар белән сугышкан герой-пионерлар тарихыサ да түгел, чөнки монда сугыш, залимнәрдән кала дуслык, мәхәббәт, тынычлык кебек изге нәрсәләр дә бар. Алай гына да түгел, Поттерианада мәрхәмәтлелек, тугърылык, хакыйкатьне эзләү кебек кешелекнең югары идеаллары да тиешле урын алган.
Әйе, ватык түгәрәк күзлекле Һарри дигән малайның дуслары белән маҗаралары тора-бара Яхшылыкның (Тылсымның, Иманның) Явызлык (Сихер) белән көрәшенә әверелде. Әле кайчан гына балалар өчен язылган бу әсәр инде хәзер зур эпоска, хәтта лирик-фәлсәфи романнар сериясенә әйләнде.
Әйтергә кирәк, Джоан Роулинг (Джоан Маррей) Поттериана белән фэнтэзи жанрына яңа сулыш өрде. Роулинг – "Ро түтекәйサ - сугышлар, төрле техноген һәм табигый катастрофалардан иза чигүче фани дөньябызга бер кисәк шатлык китерде. Һәм чыннан да, яшьләребезнең, балаларның явыз агымнарга иярүенә караганда, чын, реаль дөнья турында тылсым призмасы аша караучы Поттериананы укуы яхшырак булыр. Ник дигәндә, әкиятләр, фэнтэзи, фантастика чынбарлыкны иң дөрес ачып бирүче жанрлар. 
Һарри Поттер турында төрле буыннарда төрле карашлар яши. Ләкин ахыр чиктә, Поттериана ул барыбер бик тә хикмәтле фәлсәфи эпос. Яхшылыкның бөек кагыйдәсенә буйсынучы әсәр буларак, ул безне намуслы булырга, хакыйкатьне якларга, тугърылык, дуслык кебек хисләрне хөрмәт итәргә һәм залимнәр белән көрәшергә чакыра... Аңлагыз, тылсым ул – русча әйткәндә, "не только палочкой махать"...

Айдар Шәйхи,
татар Википедиячесе.

P.S. Һарри Поттер турында романнар сериясен татар теленә тәрҗемә итүчеләр табылса, иллә дә шәп булыр иде. Татар теле өчен бу хәтта бәйсезлек алуга караганда да яхшырак йогынты ясар иде...

Категория: Мәкаләләр | Караулар: 1508 | Өстәде: Khalit | Теглар: Һарри Поттер – тылсым һәм фәлсәфә т | Рейтинг: 5.0/1
Барлыгы комментарийлар: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
Календарь
«  Август 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
293031
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы вакытта яшәргә теләр идегез?
Барлыгы җаваплар: 19
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру