Татар фантастик, фэнтези хикәяләр
конкурсы – "Башлана башланды...”
Тема: "Башлана башланды” –
татарча фантастик, фэнтези жанрында иҗат итүче яшьләрнең әсәрләрен яктыртан
конкурс.
Максатлар:
-
татарча фантастик, фэнтези әсәрләр язучы яшьләрне табу
һәм аларның эшләрен яктырту;
-
татар әдәбиятында фантастика, фэнтези кебек жанрларны
үстерү
-
татар мифологиясе белән кызыксыну;
Конкурс шартлары: зур булмаган күләмле
хикәяләрдә татарлар тормышының киләчәктә ничек буласы; татар мифологиясендә
булган төрле затлар (кара көчләр, изге рухлар) сүрәтләнергә тиеш (аларның,
ягъни мифологик затларның, кешеләр белән мөнәсбәтләрен яктырту хуплана).
Авторлар: Конкурс аноним: сез үз
исемегезне, я булмаса псевдонимыгызны гына да куя аласыз, ләкин тулы
мәгълүматыгызны безнең өчен күрсәтү кирәк булачак (приз алу өчен).
Җиңүчеләрне билгеләү: җиңүчеләр берничә төр юл белән
билгеләнәчәк: әсәрегез битенә керүче укучылар һәм махсус жюри агъзалары (сайт
авторлары, язучылар) белән билгеләнәчәк.
Җиңүчеләне бүләкләү: әсәрләре журналда,
сайтта басылудан башка фантастик китаплар, мактау грамоталары белән
бүләкләнәчәкләр.
Әсәрләрегезне tatarfantasy@mail.ru электрон почтага җибәрүегез сорала.