Шимбә, 20.04.2024, 07:57
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ФАНТАТ Блогы

Баш бит » 2012 » Январь » 5 » Яшь язучыларга киңәшләр.
14:44
Яшь язучыларга киңәшләр.
Язучы-фантаст Денис Чекалов сайтында ( http://chekalov.com ) бик кызыклы киңәшләргә тап булдым. Алар белән сезне дә, татарчага тәрҗемә итеп таныштырырга телим.

Димәк, Уңышлы язучы булу өчен теләкләр:

Һәр бер Уңышны алдан әйтеп була!
Уңышлы булу өчен берничә рецептны (киңәшне) гынаа күз алдында тотарга кирәк.
Аларны дөрес үтәсәгез -сезне алда уңыш көтәчәк.
Ни өчен соң кайбер язучылар гына Зур Уңышка ирешәләр? Моның ике сәбәбе бар!
1. Һәр профессияның "керү балл"ы бар! Бу минимумны җыю бик мотлак! Әгәр ул юк икән - тырышып торуның кирәге дә юк. Берничә мисал китереп үтәбез.
  Бәләкәй буйлы кеше бер вакытта да баскетбол "йолдыз"ына әйләнә алмаячак. Ә зур буйлы, авыр гәүдәле кеше жокей була алмаячак.
Һәрбер өлкәдә без үзебезнең "керү балл"ына карап эш итәргә тиешбез.
2. Уңыш юлы - ул марафон, ә спринт түгел. Күп эшләргә, аңардан да күберәк укырга кирәк булачак. Авырлыкларны җиңәргә, уңышсызлыкларны үткәреп җибәрергә, алардан нәтиҗә ясарга кирәк. Күп кешеләргә уңышлы булу өчен түземлелек, тырышчанлык, ихтыяр көче җитми дә инде.
  Яхшы яңалык та бар! Әдәбият һәркемгә дә ачык. "Керү балл"ы да анда -нуль. Сезнең ир-ат, яисә хатын-кыз булуыгыз да, яшегез дә монда мөһим түгел. Хәтта - белемегез дә! Һәркем, әгәр тырышса, әсәр, китап яза ала!
  Ә менә начар хәбәр! Бик күп эшләргә кирәк булачак. Әгәр сез моңа әзер икән, димәк сезне, һичшиксез, алда уңыш көтәчәк.
Алда, уңышлы автор булу өчен 5 мөһим кирәкле нигезләр язылып үтелер.
1.Талант. Бу бик гади инде. Талант - бал кебек, я ул бар, я ул юк. Я ул балкулы, я ул сүрән. Без аны тумыштан алабыз, һәм берни дә үзгәртә алмыйбыз.
   Ләкин талантсыз да әсәрләр, китаплар язып була. Мисалга, әллә кайда китәсе юк. Теләгән китап кибетенә кереп карый аласыз, алар белән киштәләр  тулы.
...

2.Уңыш (удача). Кешеләр күп очракта аның турында оныталар. Аларча, җирдә гаделлелек хөкем сөрә кебек. Сәләтле язучылар уңышка ирешәчәк, ә сәләтсезләр -исемсез булып калачаклар, кебек. Әлбиттә, бу алай түгел. Уңыш факторы - сукыр очраклылык кына түгел, ә күп вакытта кеше тормышында төп роль уйнаучы да. Әдәбият - аерма түгел.
...

3.Тырышып эшләү. Бу уңышлылыкның төп шарты. Кем берни дә эшләми - ул бернинди дә уңышка ирешә алмаячак.
...

4.Техника. "Күләмле текст сыйфатлыга әвереләчәк", дигән бөек Рэй Бредбери. Әлбиттә бу үзеннән үзе генә килеп чыкмаячак. Һәр профессияның үз техникасы, алымнары бар. Аларны белмичә торып, үзегезне томанда йөргән керпе белән чагыштырып була: ни эшләргә, кайда барырга да белмәссез.
...

5.Максатка ирешү теләге. Яхшы эш кенә аз әл. Теләгеңне даулау , юллау да бар әле. Бүгенге көндә автор - үзенә бикләнгән акыл иясе, дәрвиш кенә түгел. Ул уңышка ирешергә өйрәткән башка әдәбият белән дә танышырга тиеш.
...

Мәкалә белән (урысча) тулырак танышырга мөмкин. Түбәндә сылтама:

Караулар: 1527 | Өстәде: Khalit | Теглар: Яшь язучыларга киңәшләр | Рейтинг: 5.0/1
Барлыгы комментарийлар: 1
1 Khalit  
0

Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
Календарь
«  Январь 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы язучының иҗаты сезгә якын?
Барлыгы җаваплар: 45
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру