Җомга, 19.04.2024, 10:23
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ФАНТАТ Блогы

Баш бит » 2012 » Март » 28 » Ким Шакиров. Космосны кем чистартыр?
00:01
Ким Шакиров. Космосны кем чистартыр?
Космосны кем чистартыр?
Автор: Ким ШАКИРОВ

Космосны кем чистартыр?Узган елның 9нчы ноябрендә Марс планетасының иярчене Фобос өслегеннән грунт өлгеләрен алып кайтыр өчен «Фобос-Грунт» исемле автомат планетаара станция җибәрелгән иде.

Әмма Марс юнәлешендәге траектория буенча хәрәкәт башларга тиешле двигательләрне «эшләтә башлау» мөмкин булмады. Нәтиҗәдә станция Җир тирәсендәге орбитада ясалма иярчен сыйфатында хәрәкәт итәргә мәҗбүр булды. Шулай итеп, 11 тонна ягулыгы белән гомум массасы 13,5 тонналы станция «спиральсыман траектория» буенча Җир өслегенә «кайту» сәяхәтен башлады. «Роскосмос», станция атмосфераның куерак катлауларына кереп җимерелгәч, аның гомуми массасы 200 килограммнан артмаячак 20-30 кисәгенең Җир өслегенә төшүе ихтималын, ә ягулыгының 100 км чамасындагы биеклектә янып бетәргә тиешлеген фаразлаган иде.

Яшерен-батырын түгел, мондый вакыйгалардан соң соңгы хәбәрләр тыңлаганда да, «Пәрәвез» аша яңалыклар караганда да шул «Фобос»ка кагылышлы мәгълүматларга бераз борчылыбрак игътибар итә торган булдым. Дөрес, массасы ун килограмм чамасындагы тимер кисәгенең нәкъ синең башыңа килеп төшү ихтималы бик кечкенә, чүп кенә анысы. Әмма шулай да... Кеше кулы белән иҗат ителгән җиһазларның адәм баласының үзенә янавы ничектер күңелне тырный иде шикелле.

Ниһаять, көтелгән вакытлар килеп җитте, әмма, ни гаҗәп, төрле чыганаклар станциянең калдык-постыкларының ишелеп төшкән урыннары турында үзара каршылыклы мәгълүматлар җиткерделәр: «Роскосмос», Тын океаны акваториясе дип, бик зур ареалны гына күрсәтә, Россия баллистиклары Атлантик океанның Бразилиягә якын өлкәсен атыйлар. Ярый, хуш, ни булса булган, глобаль, дөресрәге, космик масштаблы маҗара фаҗига-фәләнсез тәмамланды дип юатыйк үзебезне.

Әмма Җир тирәсендәге якын космоста кеше тарафыннан «иҗат ителгән» гигант зур чүплек барлыкка килгәнен журнал укучыларыбызның күпмесе белә икән? БМОның космик проблемалар идарәсе ике ел чамасы элек игълан иткән мәгълүматлар буенча, 2009 елның октябрендә Җир тирәсендә әйләнүче техника ватык-сыныкларының саны 300 мең чамасы булган.

Космик чүп дип космостагы эшеннән туктаган һәм киләчәктә берничек тә куллануда була алмаячак теләсә нинди ясалма җисемнәр һәм аларның кисәкләре атала. Алар гамәлдәге космик техника һәм бигрәк тә пилотлы аппаратлар өчен куркыныч тудыралар.

Космосның чүпләнүе, Җирнең беренче ясалма иярченнәре орбиталарга чыгарылгач ук башланган иде. Әмма, ни хикмәт, бу хакта 1993 елның 10 декабрендә БМОның Генераль секретаре «Космик эшчәнлекнең мохиткә тәэсире» исемле доклад белән чыкканнан соң гына моның бөтен кешелек дөньясы өчен уртак проблема икәнлеге «ачыкланды».

Хәер, ясалма космик объектларның үзара бәрелешләре дә булгалаган иде. Җир тирәсендә космик чүп «куера» башласа, космик тикшеренүләр башкару да мөмкин булмаячагы аңлашыладыр, мөгаен. Ә андый куеру процессының чүпләрнең үзара бәрелешләре аркасында да тизләнүе бик ихтимал бит.

Моңарчы Җир экологиясе белән космос экологиясен бергә кушып өйрәнү хакында язмаларга юлыкканым булмаган иде әле. Әмма фән дөньясы бик тиз тәрәккый итә. Мәсәлән, геология процессларын астрономик процесслар белән берлектә өйрәнүче галимнәр белән очрашып гәпләшү насыйп булды бу юлларның авторына, дусларым арасында тере организмнардагы процессларның космостагы процесслар белән багланышларын өйрәнүче белгечләр дә бар.

Яңа буынны, шул җөмләдән «Ак җилкән»не укучы яшь дусларыбызны да, алда бик күп эшләр көтә. Космик мохитне чистарту мәсьәләсе дә игътибардан читтә калмас, шәт. Җир тирәсен чистарту буенча яңа проектлар авторлары да, аларны тормышка ашырачак космонавт техниклар да үсеп җитәр әле берзаман.

Категория: Мәкаләләр | Караулар: 1417 | Өстәде: Khalit | Теглар: Ким Шакиров. Космосны кем чистартыр | Рейтинг: 5.0/1
Барлыгы комментарийлар: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
Календарь
«  Март 2012  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Китап сатып алганда сезгә мөһим...
Барлыгы җаваплар: 14
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру