ФАНТАТ Блогы
Баш бит » 2012 » Апрель » 02 » Китап басучы автоматлар Рәсәйгә килә.
23:06 Китап басучы автоматлар Рәсәйгә килә. |
Инде 2007-нче елдан бирле Бөекбритания, Австралия, АКШ һәм Канада илләрендәге китапханәләрдә, китап кибетләре челтәрләрендә кызыклы автомат белән танышырга мөмкин. Аның исем - Espresso Book Machinе дип атала. Автомат, хәтерендә булган китап текстларын үзе бастыра, үзе аны китап итеп төпли һәм сезгә чыгарып "тоттыра". Эшләве дә бик җитез икән - секундына 2 бит бастыра ала. Бастырып кына калмый, ә китапны матур төсле тыш белән тышлап, төпләп тә бирә.
Көнбатышта инде мондый автоматлар белән беркемне дә шак катырып булмаса да безнең Рәсәй кулланучыларына бу яңалык әле яңа гына килеп җитте. "FastBookShelf" Америка компаниясе Рәсәй китап нәшир һәм сату итүчеләр белән килешү төзегәннәр дә инде. Димәк, озакламый бездә дә, зур шәһәрләрдә мондый автоматлар барлыкка киләчәк. Тик менә татарча китапларны бастыра алыр микән бу автоматлар? Яхшыга гына юрыйк!
Бу проект 2012-нче елның сентябрь аенда старт алуы көтелә.
Димәк, кәгазь китапларның киләчәге әле бар дигән теләктә калабыз)))
|
|
Категория: ФАН Яңалыклар |
Караулар: 1470 |
Өстәде: Khalit
| Теглар:
| Рейтинг: 5.0/1 |
| Барлыгы комментарийлар: 1 | |
|
0
|
|
|
|
|
ФИКЕРЛӘР
Статистика
Онлайн барлыгы: 3 Кунаклар: 3 Кулланучылар: 0
|