10-нчы март көнне 73 яшендә күренекле француз комикслар ясаучы һәм рәссам Жан Жиро вафат булды. Ул күберәк Мёбиус исеме белән танылды.
Бу псевдонимны рәссам фантастика өлкәсендә иҗат итә башлагач, махсус сайлый.
Ул, шулай ук, Metal Hurland журналын нәшир итүче буларак та таныла. Соңырак бу журнал "Heavy Metal" га әйләнә.
Мёбиус, Arzach, l’Incal, Silver Surfer: Parable кебек комикслар авторы.
Жиро кино өлкәсендә дә хезмәт итә. Ул "Чит-ят"(Чужой-1979), Лезвие буйлап йөгерүче (Бегущий по лезвию-1982), Тәхет (Трон-1982), Уиллоу-1988, Упкын(Бездна-1989), Космик джем (Космический джем-1996), Бишенче элемент (Пятый элемент-1997) кебек фильмнарның рәссамы һәм дизайнеры булып эшли.
Мёбиус, шулай ук анимация өлкәсендә дә рәсемнәр ясый, сценарийлар яза. Иң танылган хезмәтләре: "Вакыт хакимдарлары" (Властелины времени-1982), Йолдызда сугыш(Звездная битва-2005).
Хуш Мастер:
Җансүрәтне тулысынча бу биттә карап була:
|