Пәнҗешәмбе, 28.03.2024, 15:34
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ФАНТАТ Блогы

Баш бит » 2011 » Октябрь » 4 » Ничек?
17:28
Ничек?
1986 елның 26 гыйнварында 19 сәгать 55 минутта Приморье краеның Дальнегорск халкы серле бер хәлнең шаһиты була: күк йөзе буйлап кызгылт шар йөзеп бара, бер күтәрелә, бер төшә. Күпләр моны җиргә мәтәлеп төшеп баручы метеорит дип, ә икенче берәүләр чит планета корабы дип уйлый. Серле вакыйганың иң төп шаһитлары мәктәп укучылары була. Ул елны 5 нче класста укыган, ә хәзер исә Ерак Көнчыгыш Фәннәр академиясе хезмәткәре Е.Серебров үзенең шул чакта күзәткәннәрен болай дип искә төшерә:

– Шар җиргә параллель оча, ул бер күтәрелә, бер төшә, койрык-мазары юк иде. Шартлау тавышы да ишетелмәде, бары тик җиргә бик каты бәрелү тавышы гына килде. Галимнәр килгәч, алар шарның җиргә мәтәлеп төшү тизлеге секундына 15 метр булуын исәпләп чыгардылар, ә бу – мәтәлеп төшүче метеорит тизлегенә бөтенләй дә туры килми. Галимнәр килеп киткәннән соң, әлеге серле вакыйга турында оныттылар. Ләкин 1989 елда биредә үткәрелгән тикшерү вакытында, СССР Фәннәр академиясенең Геология һәм физика институты профессоры В.Скавинский, протон магнитофоны ярдәмендә, шар төшкән районда магнитланган кремнийлы сланецлар кыры барлыгын ачыклады. Без, мәктәп балаларының сөйләгәннәре расланды: шар, чыннан да, бер күтәрелеп, бер төшеп очкан.

Галимнәр шар төшкән районны тагын бер мәртәбә «тарап» чыгарга карар итәләр һәм нык корымланган кремний кисәкләре табалар. Бу кисәкләрнең коточкыч югары температура тәэсирендә чатнаганлыгы да ачыклана. Алар өстендә көмешсыман бик кечкенә шарчыклар сибелгән була.

Русия Фәннәр академиясе Ерак Көнчыгыш бүлегенең геология-минералогия фәннәре докторы А.Куликов бу шарчыклар турында болай ди:

– Болар берничә типта. Беренчесе – 60 граммлы кургашын эретмә, дөрес формада, тишекләре бар. Икенчесе – 15 граммлы тимер тамчылар, диаметрлары нибары 2-4 миллиметр. Кайберләре пыяла сыман структура белән капланган, моның табигатен физиклар да, металловедлар да (металл буенча белгечләр) ачыклый алмады. Аның эрү температурасы гадәти металл эретмәләрнеке белән чагыштырганда 100 градуска түбән. Өченче тип, монысы иң серлесе – «ятьмә».

Электрон микроскоптан карагач, «ятьмә»дә 17 микрон калынлыгындагы кварц җепләр күрәләр (чәч бөртегенең калынлыгы 56 микрон). Бу җепләр бер-берсенә үрелгән һәм жгут хәлендә, «ятьмәнең» иң үзәгендәге җепләрнең берсе алтын була.

– «Ятьмә» искитмәле фантастик үзлекләргә ия, – ди Куликов. – Иң зәһәр кислоталарда да эреми, вакуумда өч мең градуска чыдый, ә һавада 900 градуста гына яна. Нормаль хәлендә ул – диэлектрик, әз генә җылытканда – ярымүт-кәргеч, вакуумда җылытканда – үткәргеч. Сыек азотка манып алсаң, супермагнит үзлеккә ия була башлый.

Ә иң гаҗәбе әле бу түгел. Галим әйтүенчә, «ятьмәдә», сихерле таякны селкегәннән соң барлыкка килгәндәй, яңа химик элементлар барлыкка килә, искеләре исә юкка чыга. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, ә биредә күзәтелә. Вакуумда җылытканга кадәр, рентген анализы анда алтын, көмеш, никель барлыгын күрсәткән, ә җылытканнан соң болар юкка чыккан. Алар урынына молибден, вольфрам һәм бериллий сульфаты барлыкка килгән. Сорау туа: каян?

Галимнәр фикеренчә, җир кешеләре кулы белән моны эшләп булмый. Җир шартларында шулкадәр нечкә җепне ясап, шуннан соң аны эрү температуралары төрлесенеке төрле булган металл кушылма эченә кертеп урнаштыру мөмкин түгел. Дальнегорск уфологы В.Двужильный моның НЛО калдыклары булуына ышана. 2003 елда Двужильный Амгу поселогы тирәсендәге сопканы тикшергәндә, җирле халык аңа ике сәер мәйданчыкны күрсәтә. Бу урыннан вулканнан агып чыккан төсле кайнар токым узган һәм уфолог шунда казынганда, сәер эретмәләр таба – болар Дальнегорскида табылган шарчыкларга ике тамчы су кебек охшаш була.

Амгуда табылган шарчыкларның составы бик сәер: берсенең составында чиста тимер булса, икенчесенекендә – хром, өченчесендә кургаш, шулай ук цинк, бром була. Мондый кушылманы бары тик ясалма юл белән генә эшләп була, диләр геофизиклар. Болар бирегә ничек килеп эләккәннәр соң? «Чит планета «кешеләренең» корабында, мөгаен, шундый кушылмалар булган, – ди Двужильный. – Амгу янында ул һәлакәткә тарып, һавада шартлаган булырга тиеш. Куәтле бәрмә дулкын металл эретмәләрне җиргә чәчкән!»

ХХ гасырның 40 нчы елларында Коста-Рика республикасында кызыклы ачыш ясала. Тропик джунглиларны кискәндә, эшчеләр гигант шарларга тап булалар. Бу түп-түгәрәк шарларның иң зурларының диаметры өчәр метрга кадәр, ә авырлыклары 16 шар тоннага җитә. Ә иң кечкенәләренең диаметры ун сантиметрдан да артмый. Болар яткан урынга вертолеттан карагач, галимнәрнең исе китә: җирдә ачып куелган геометрия дәреслегемени! Таш «туплар» дөньяның төрле юнәлешләренә төбәлгән галәмәт зур өчпочмаклар, квадратлар, дөрес формадагы түгәрәкләр ясаганнар. Бу уннарча километрларга сузылган! Кем эшләгән моны, кайчан, иң мөһиме – нинди максат белән? Ә бәлки, Коста-Рика территориясендә фәнгә әлегә кадәр билгеле булмаган цивилизация яшәгәндер?

Шушындый ташларны дөньяның башка почмакларында да, шул исәптән СССРда – Кырымда, Грузиядә, Кабарда-Балкарда, Төньяк Осетиядә табалар. Казу эшләре башлана. Һәм нәтиҗәдә яңа искитмәле фактлар ачыла. Беренчедән, шарлар табылган урыннарда кеше яшәгәнлекне раслаучы бер генә көнкүреш әйберсе дә табылмый: чүлмәк ватыклары да, хезмәт кораллары да, бизәнү әйберләре дә... Димәк, шарларга кешенең катнашы юк.

Гипотезалар туа башлый. Иң киң таралганы – галәм киңлекләреннән килүче кунаклар бу урынны космодром урыны итеп сайлаганнар, ә шарлар – курсны билгеләргә ярдәм итүче ориентирлар.

Гвадалахарада табылган өч зур шарны Нью-Йорк штаты университетына алып кайталар. Җентекле анализдан соң, аларның эчке структурасы бик катлаулы булуы һәм Дальнегорскида табылган шарларныкы белән охшаш икәнлеге ачыклана. Составлары – җирдә сирәк очраучы металлардан «тукылган» спиральләр. Химик составлары да шаккатыргыч серле булып чыга.

Шулай да, геологлар фаразынча, шарларның килеп чыгышы табигый булырга тиеш. Мөгаен, ди алар, 25-40 миллион еллар элек Үзәк Америкада берничә вулкан уянып, алар аткан пыяласыман кисәкчәләр шарлар булып оешкандыр.

Сер, димәк, ачылды? Әмма ләкин ЦНИГРИ (Үзәк тикшеренү институты) белгечләре фикеренчә, бу феноменны ахыргача аңлатып биреп булмый әле. Аңлашылмый, эрү температуралары төрлесенеке төрлечә булган металл җепләр шар эчендә ничек спиральгә бөтерелгән? Ә яңа химик элементлар шар эчендә ничек барлыкка килә?
Категория: Мәкаләләр | Караулар: 1688 | Өстәде: Khalit | Теглар: НЛО, серле дөнья | Рейтинг: 5.0/1
Барлыгы комментарийлар: 1
1 Khalit  
0
Чыганак: http://www.tatyash.ru/

Имя *:
Email *:
Код *:
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
Календарь
«  Октябрь 2011  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
     12
3456789
10111213141516
17181920212223
24252627282930
31
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Фантастика, фэнтези жанрларының кайсысы Сезгә ныгырак охшый?
Барлыгы җаваплар: 16
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру