Җомга, 26.04.2024, 15:31
Рәхим итегез, Кунак | RSS

ФАНТАТ[фантастика - татарча]

ФАНТАТ Блогы

Фантастика хикәяләргә багышланган беренче КОНКУРСЫБЫЗ тәмамлана!!!
17-нче декабрь -КОНКУРС ябыла!!!

Нәтиҗәләр - соңырак!!! 
Нәтиҗәләрне сайтыбызда официаль рәвештә басып чыгарганчы ук җиңүчеләребезгә призлар почта аша җибәреләчәк)))
Караулар: 992 | Өстәде: Khalit | Дата: 16.12.2011 | Комментарийлар (1)

   Татарстан китап нәшриятында язучы-фантаст Адлер Тимергалинның "Карурман аша" дигән китабы дөнья күрде.
   Авторның әлеге китабында совет режимы шартларында кеше шәхесенең фаҗигале борылышларын реалистик алымнар белән тәэсирле итеп сүрәтләгән "Игезәкләр" повесте, Ф.Әмирхан әсәреннән алынып, яңадан терелтелгән Фәтхулла хәзрәт образы аша торгынлык заманындагы совет чынбарлыгын сатирик планда тасвирлаган "Фәтхулла хәзрәтләре" фантастик повесте һәм башка әсәрләре урын алган.

Категория: Яңа Китаплар | Караулар: 1312 | Өстәде: Khalit | Дата: 23.11.2011 | Комментарийлар (1)

Конкурска килгән яңа әсәрләре белән КОНКУРС бүлегендә таныша һәм Сезгә охшаган әсәрләргә тавыш бирә аласыз.
 
Хикәяләрне берничә бүлектә алып барырга булдык. Беренче бүлектә мәктәп укучыларының әсәрләре бирелсә, икенче бүлектә Яшь иҗатчыларыбыз, Яшь каләм тибрәтүче дусларыбыз(якынча 18-30яшь тирәсендәге укучыларыбызның ) әсәрләре биреләчәк.

Конкурска нәтиҗәне Яңа ел алдыннан ясарга торабыз!!!
Ашыгыгыз, дуслар!!!
Караулар: 1087 | Өстәде: Khalit | Дата: 22.11.2011 | Комментарийлар (0)

Безнең Диплом!!!

Тагын бер кат Котлаулар кабул ителә)
Караулар: 1132 | Өстәде: Khalit | Дата: 11.11.2011 | Комментарийлар (0)

Картинка 4 из 131573Сайтыбызга, 
"Белем җәүһәрләре" II дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесе нәтиҗәләре 
буенча 3-нче урын бирелгән!!!


КОТЛЫЙБЫЗ, дуслар!!!

... Тулысынча укырга »
Караулар: 1040 | Өстәде: Khalit | Дата: 28.10.2011 | Комментарийлар (2)

Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе"Белем җәүһәрләре" II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесенең ФИНАЛИСТЛАРЫ билгеле булды!
Финалистлар арасында, "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясендә безнең сайт та бар! 
Котлыйбыз!!! 
Караулар: 1158 | Өстәде: Khalit | Дата: 24.10.2011 | Комментарийлар (1)

Сайтыбызның фотоальбомнар бүлегендә фантастика темасына багышланган карикатуралар басыла башлады. Сездән дә, талантлы, матур, сәнгатьле ясалган эшләрегезне көтеп калабыз. Карикатураларга бары тик бер шарт- алар фантастика жанрын чагылдырырга тиешләр!
Караулар: 1203 | Өстәде: Khalit | Дата: 10.10.2011 | Комментарийлар (0)

   SETI тикшерү үзәге галимнәре җирдән читтә яшәүче чит планета вәкилләрен өйрәнү белән шөгыльләнәләр. Алар әйтүенчә, Җиргә өч зур кораб якынлаша. Якынча исәпләүләр буенча, без чит ил кунаклары белән ике айдан соң очрашачакбыз.
     АКШтагы матбугат җирлеләрне чит планета кешеләре килүгә әзерли дә башлаганнар инде. Бу визитның максаты билгеле түгел, шуңа күрә матбугат битләрендә төрле фикерләр бар. Мәсәлән, Британиянең The Guardian гәзите "Чит ил кунаклары җирдәге тормышны юк итәргә мөмкин" дигән мәкалә бастырган. "Бер-беребезгә яхшы мөгамәләдә булсак, без алардан бик кирәкле нәрсәләргә өйрәнергә мөмкинбез,- диелә мәкаләдә. - Ләкин кунаклар җирлеләргә зыян сала башласа, зур һәм куркыныч сугыш чыгуы бар".
    ... Тулысынча укырга »
Категория: Мәкаләләр | Караулар: 1316 | Өстәде: Khalit | Дата: 07.10.2011 | Комментарийлар (1)

1986 елның 26 гыйнварында 19 сәгать 55 минутта Приморье краеның Дальнегорск халкы серле бер хәлнең шаһиты була: күк йөзе буйлап кызгылт шар йөзеп бара, бер күтәрелә, бер төшә. Күпләр моны җиргә мәтәлеп төшеп баручы метеорит дип, ә икенче берәүләр чит планета корабы дип уйлый. Серле вакыйганың иң төп шаһитлары мәктәп укучылары була. Ул елны 5 нче класста укыган, ә хәзер исә Ерак Көнчыгыш Фәннәр академиясе хезмәткәре Е.Серебров үзенең шул чакта күзәткәннәрен болай дип искә төшерә:

– Шар җиргә параллель оча, ул бер күтәрелә, бер төшә, койрык-мазары юк иде. Шартлау тавышы да ишетелмәде, бары тик җиргә бик каты бәрелү тавышы гына килде. Галимнәр килгәч, алар шарның җиргә мәтәлеп төшү тизлеге секундына 15 метр булуын исәпләп чыгардылар, ә бу – мәтәлеп ... Тулысынча укырга »
Категория: Мәкаләләр | Караулар: 1697 | Өстәде: Khalit | Дата: 04.10.2011 | Комментарийлар (1)

Сезне, кадерле укучыларыбыз, Гүзәлия Тарханованың  яңа әсәре белән таныштырып китәсебез килә. Бу кызыклы пьеса "Ирек маҗаралары" дип атала. Сез аны безнең сервердан күчереп алып укый, яисә мәктәп сәхнәләрендә куя аласыз. 

Тик автор хокуклары турында гына онытмагыз. Пьесаның авторы Гүзәлия Тарханова...

Әсәр бите:   ... Тулысынча укырга »
Категория: Яңа Әсәрләр | Караулар: 1593 | Өстәде: Khalit | Дата: 09.09.2011 | Комментарийлар (0)

« 1 2 ... 5 6 7 8 9 »
КОНКУРС
ТАТФАН КОНКУРСлары
ФАНҖАНСҮРӘТЛӘР
САЙТКА КЕРҮ
Календарь
«  Апрель 2024  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930
ТЕГЛАР
Мини-чат
МИҢА ОХШЫЙ
САЙТ ДУСЛАРЫ
Kitap.net.ru Таткнигафонд Белем җәүһәрләре-2011 II Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар язучылары Kitap.net.ru
САЙТ БАННЕРЫ
ФАНТАСТИКА ТАТАРЧА
ФАНТАСТИКА
ФИКЕРЛӘР
Кайсы язучының иҗаты сезгә якын?
Барлыгы җаваплар: 45
ЭЗЛӘҮ
Статистика

Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Твиттерлаштыру