ФАНТАТ Блогы
Андроид ДЭВИД:нәрсә роботларны шулай... робот кебек ясый... (видео - инглизча)
VIDEO
Кадерле, дуслар!!!Сезне Халыкара Космонавтика көне белән котлыйбыз!!!
Алдагы көннәрдә дә КОСМОС безгә бары шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен)
Киләчәгебез тыныч, имин булсын!
Бәйрәм белән барыбызны да!!!
"РОСКОН-2012" конкурсы нәтиҗәләре:
Иң яхшы роман: Генри Лайон Олди «Urbi et Оrbi, или Городу и Миру»;
Александр Громов «Запруда из песка»;
Тим Скоренко «Сад Иеронима Босха».
Рәсәй әкият геройлары картасы барлыкка килгән!
Тик менә безнең татар, башкорт әкият геройлары гына ул картага эләкмәгәннәр!!!
Сез безнең якларга нинди әкият геройларын куяр идегез??? Комментарийларда язып калдырабыз!
"Тәхетләр Уены" сериалының 2нче сезоны НВО каналында старт алды һәм 3,9млн. телевизор караучыларны җыеп рекорд куйды. Сериалның 1-нче сезоны 2,22 млн. гына телекараучыларны җыйган булган. Сезне 2-нче сезон характер-постерлары белән таныштырабыз.
Сериялның популярлыгы күберәк язучы Джордж Р.Р. Мартин фанатлары аркасында да диеп карарга кирәктер.
Инде 2007-нче елдан бирле Бөекбритания, Австралия, АКШ һәм Канада илләрендәге китапханәләрдә, китап кибетләре челтәрләрендә кызыклы автомат белән танышырга мөмкин. Аның исем - Espresso Book Machinе дип атала. Автомат, хәтерендә булган китап текстларын үзе бастыра, үзе аны китап итеп төпли һәм сезгә чыгарып "тоттыра". Эшләве дә бик җитез икән - секундына 2 бит бастыра ала. Бастырып кына калмый, ә китапны матур төсле тыш белән тышлап, төпләп тә бирә.
Көнбатышта инде мондый автоматлар белән беркемне дә шак катырып булмаса да безнең Рәсәй кулланучыларына бу яңалык әле яңа гына килеп җитте. "
...
Тулысынча укырга »
2-нче апрель көне елдагы иң матур бәйрәмнәрнең берсе - халыкара балалар китабы көне үткәрелә!
Бу бәйрәмне 1967нче елдан алып, Һанс Христиан Андерсен туган көнне бөтен дөнья бәйрәм итә.
Кызганыч, соңгы вакытларда балалар өчен чыккан татарча китаплар, я юк диярлек, я аларның сыйфатлары бик начар хәлдә. Фантастика жанры турында монда с
...
Тулысынча укырга »
Космосны кем чистартыр?
Автор: Ким ШАКИРОВ
Узган елның 9нчы ноябрендә Марс планетасының иярчене Фобос өслегеннән грунт өлгеләрен алып кайтыр өчен «Фобос-Грунт» исемле автомат планетаара станция җибәрелгән иде.
Әмма Марс юнәлешендәге траектория буенча хәрәкәт башларга тиешле двигательләрне «эшләтә башлау» мөмкин булмады. Нәтиҗәдә станция
...
Тулысынча укырга »
Журнал белән түбәндәге сылтама аша таныша, я аны PDF форматта күчереп ала аласыз!!!
Интернет иңлекләрендә хәзерге заман фанастикасына багышланган тагын бер журнал барлыкка килде. Журналның исеме "ФАНТиК" (ФАНТ астлар, димәк журналны иҗат итүчеләр һәм К омпания-фантастика яратучылар һәм журналны укучылар) дип атала.
Журналның девизы - альтернатив хәзерге заман.
Календарь
« Февраль 2025 » Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28
Статистика
Онлайн барлыгы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0