ФАНТАТ Блогы
Баш бит » ФАН Яңалыклар
Кадерле, дуслар!!!Сезне Халыкара Космонавтика көне белән котлыйбыз!!! Алдагы көннәрдә дә КОСМОС безгә бары шатлыклы хәбәрләр генә алып килсен) Киләчәгебез тыныч, имин булсын! Бәйрәм белән барыбызны да!!!
|
"РОСКОН-2012" конкурсы нәтиҗәләре:
Иң яхшы роман: Генри Лайон Олди «Urbi et Оrbi, или Городу и Миру»; Александр Громов «Запруда из песка»; Тим Скоренко «Сад Иеронима Босха».
|
 Рәсәй әкият геройлары картасы барлыкка килгән!
Тик менә безнең татар, башкорт әкият геройлары гына ул картага эләкмәгәннәр!!!
Сез безнең якларга нинди әкият геройларын куяр идегез??? Комментарийларда язып калдырабыз!
|
"Тәхетләр Уены" сериалының 2нче сезоны НВО каналында старт алды һәм 3,9млн. телевизор караучыларны җыеп рекорд куйды. Сериалның 1-нче сезоны 2,22 млн. гына телекараучыларны җыйган булган.Сезне 2-нче сезон характер-постерлары белән таныштырабыз. Сериялның популярлыгы күберәк язучы Джордж Р.Р. Мартин фанатлары аркасында да диеп карарга кирәктер.
|
Инде 2007-нче елдан бирле Бөекбритания, Австралия, АКШ һәм Канада илләрендәге китапханәләрдә, китап кибетләре челтәрләрендә кызыклы автомат белән танышырга мөмкин. Аның исем - Espresso Book Machinе дип атала. Автомат, хәтерендә булган китап текстларын үзе бастыра, үзе аны китап итеп төпли һәм сезгә чыгарып "тоттыра". Эшләве дә бик җитез икән - секундына 2 бит бастыра ала. Бастырып кына калмый, ә китапны матур төсле тыш белән тышлап, төпләп тә бирә.
Көнбатышта инде мондый автоматлар белән беркемне дә шак катырып булмаса да безнең Рәсәй кулланучыларына бу яңалык әле яңа гына килеп җитте. "
...
Тулысынча укырга »
|
 2-нче апрель көне елдагы иң матур бәйрәмнәрнең берсе - халыкара балалар китабы көне үткәрелә!
Бу бәйрәмне 1967нче елдан алып, Һанс Христиан Андерсен туган көнне бөтен дөнья бәйрәм итә.
Кызганыч, соңгы вакытларда балалар өчен чыккан татарча китаплар, я юк диярлек, я аларның сыйфатлары бик начар хәлдә. Фантастика жанры турында монда с
...
Тулысынча укырга »
|
2012 елның 1-нче апрелендә Чаллы шәһәрендә "F4 "Феникс.comX" дигән исемле фанастика яратучылар фестивале узачак.
Фестиваль комиксларга һәм фантастик костюмнарга багышланган.
|
Март азакларында Алиса турындагы 5 сериялы фильм чыгуга 27 ел тула! "Киләчәктән кунак кызы" (Гостья из будущего) фильмы Кир Булычёвның "Йөз ел алдан" (Сто лет вперёд) повесте буенча эшләнелгән иде.Бу вакыйгадан соң 22 ел узганда, ягъни 2007нче елны режиссер Олег РЯСКОВ яңа тулыметражлы "Алиса маҗаралары: өч планета әсирләре" картинасын төшерә башлаган иде. Алиса Селезнева ролен "папина дочка"дагы Дарья Мельникова уйнарга тиешле иде.
Ләкин ике атнага барган эшләр вакытында бары тик трейлер гына төшер
...
Тулысынча укырга »
|
10-нчы март көнне 73 яшендә күренекле француз комикслар ясаучы һәм рәссам Жан Жиро вафат булды. Ул күберәк Мёбиус исеме белән танылды.
Бу псевдонимны рәссам фантастика өлкәсендә иҗат итә башлагач, махсус сайлый.
|
 Озакламый "Джон Картер" (яки - "Джон Картер, марсиянлы") фантастик фильмының премьерасы көтелә. Рәсәй фантастика яратучылары бу фильмны АКШлылырга караганда бер көнгә соңырак, яисә 8-нче март көнне күрәчәкләр. Бу фильмның нигезе булып фантаст-язучы Эдгар Берроузның билгеле китаплар циклы тора
|
|
|
Календарь
| « Февраль 2026 » |
| Пн |
Вт |
Ср |
Чт |
Пт |
Сб |
Вс |
| | | | | | | 1 | | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 |
Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|