ФАНТАТ Блогы
Баш бит » Мәкаләләр
Бөтен дөнья шау-гөр китереп, "Һарри Поттер һәм Әҗәл бүләкләре:II өлеш" фильмының премьерасы булып узды. Әйе, бу фильм һәм гомумән, Һарри Поттер турында романнар сериясе – Поттериана – бүгенге көндә гаҗәеп популяр. Моның сәбәбе Поттериананың "шәйтани" темага булуында түгел, балалар һәм яшьләргә кешелекнең мәңгелек сорауларына җиңел генә җавап бирүендә. Һарри Поттер турындагы тарих – чоланда яшәгән ябык малайның Һогвартс тылсым мәктәбенә эләгүе һәм шунда 7 (дөресрәге, алты) ел белем туплавы, явызлык белән көрәшүе турында. Төп явыз образ – Лорд Волдеморт. Ләкин бу әсәр "фашист илбасарлар белән сугышкан герой-пионерлар тарихыサ да түгел, чөнки монда сугыш, залимнәрдән кала дуслык, мәхә
...
Тулысынча укырга »
|
Хәзер бар дөнья буйлап балалар һәм яшьләр хушы китеп фэнтэзи китапл
...
Тулысынча укырга »
|
Фантастика жанрлары турында мәкалә языла башлады. Сезнең фикерләрегез, өстәмәләрегез хуплана)))))))))))
Татар язучыларының нинди әсәрләре нинди фантастик жанрга туры килүе турында кызыклы хәбәрләрегезне көтеп калабыз!!!
|
Роберт Миңнуллинның 7 томлык китапларының 5-нче томы төрле язучылар турындагы хәтирәләргә багышланган. Бу томда, шулай ук, Адлер Тимергалин турында да мәкалә урын алган. Ул мәкалә "Киләчәккә ышаныч" дип атала. Түбәндәге сылтама аша сез бу мәкалә белән таныша аласыз: Фикерләрегез дә мөһим булыр иде!!!
|
Татар фантаст язучылары турында материаллар куя башладым! Иң беренче чиратта һәм, Равил Рәхмәни әйкәнчә, "бердәнбер (ТӨП) татар фантаст язучыбыз Адлер Тимергалин турындагы белешмәләр булыр. Язучының иҗатын бар яклап та яктыртырга тырышырмын. Аның, танышу өчен, әсәрләрен дә биреп барырмын. А.Тимергалинның китаплары, хәтта, аудиоәсәрләрен дә сайтта урнаштырырга җыенам. Әгәр дә сездә, татар фантастикасы буенча материаллар булса - уртаклашып, сайтыбызны баетырга ярдәм итсәгез, мин бик шат булыр идем! Ихтирам белән Халит.
|
|
|
Календарь
« Январь 2025 » | Пн | Вт | Ср | Чт | Пт | Сб | Вс | | | 1 | 2 | 3 | 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 | 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |
Статистика
Онлайн барлыгы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0
|